О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Словообразование (Сүз ясалышы) » Тамыр һәм кушымча


Татар теле. Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Ч. М. Харисова, Т. М. Гайфуллина.

Дәрес темасы: Тамыр һәм кушымча.

Максат: «Сүз ясалышы һәм сөйләм культурасы» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.

Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

 

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
 эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
 максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

264 нче күнегү

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:

I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.

У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән яңа тема өйрәнүне дәвам итәрбез. Алдагы дәрестә сүзнең мәгънәле кисәкләре булуын әйтеп киткән идек инде. Бүген теманы конкретлаштырабыз: тамыр һәм кушымча турында сөйләшәбез. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.

II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Тамыр һәм кушымча төшенчәләренә кыскача билгеләмә бирегез.
2. 267 нче күнегүдә бирелгән сүзләрнең тамырларын билгеләп чыгыгыз.

Б. 3. 266 нчы күнегү.
4. 268 нче күнегүдәге калын белән бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатып языгыз.

С. 5. 269 нчы күнегүдәге сүзләрне түбәндәге төркемнәргә аерып языгыз:
Исем Фигыль Сыйфат Рәвеш
6. Бирелгән сүзләрне тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма төркемнәргә аерып язарга.
Шатлык, бәрәңге, ТР, яланбаш, сыер, тимерче,елга, җырсыз-моңсыз, тимер юл, кура җиләге, килдем-киттем, егерме бер, арба, башкала, килә-килә, төш, аң-белем, ябалак, БМО, авылдаш, тау башы, кырык алты, әни, эшче, терекөмеш, кыр казы, КДУ.

III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.

IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү. 264 нче күнегү.

 

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: