О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » История » класс 6 » Новгородская республика » Новгородская республика


Дәреслек: Россия дәүләте һәм халыклары тарихы. А. А.Данилов, Л. Г.Косулина

  1. Дәрес темасы: Новгород республикасы
  2. Дәрес максаты: Новгород республикасы сәясәте һәм мәдәнияте турында мәгълүмат бирү; Новгородның башка рус кенәзлекләреннән нәрсә белән аерылуын ачыклау;

Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
Эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

20 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр

3

Сорауларга җаваплар бирү

20 минут

Дискуссия өештыру

Әңгәмәдә катнашу, үз карашларын яклап чыгу

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

 

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:

Оештыру, актуальләштерү өлеше.

Укытучы: Хәерле көн! Укучылар бүген без сезнең белән яңа тема өйрәнәбез. Дәрес барышында Новгород җиренең сәяси строе башка рус җир- кенәзлекләреннән ни өчен аерылып торуын ачыкларбыз. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Әйдәгез дәрес алдыннан һәрберегез үз алдына максат куйсын һәм алырга теләгән билгене поляга билгеләсен. Авырлыклары буенча 3 дәрәҗәдәге карточкалар белән эшлибез. Эш өчен 20 минут вакыт бирелә. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А өлеше биремнәре.
1. Новгород җире үзәге ничәнче гасырда барлыкка килә?
2. Новгородлыларның төп шөгыльләре нинди булган?
3. Кайсы дәүләтләр белән сәүдә алып барыла?
4. Чит ил сәүдәгәрләре Новгородка нинди товарлар алып киләләр?
5. Нәрсә ул республика?
6. Новгород республикасының төп сыйфатлары нинди булган?
Б өлеше биремнәре.
1. Сез ничек уйлыйсыз, республика идарә формасы ни өчен нәкъ менә Новгородта урнашкан икән?
2. Төп хакимияткә кем ия булган?
3.Географик һәм табигый-климат шартлары Новгород халкының шөгыленә ничек йогынты ясаган?
4. Нинди сәбәп аркасында Новгород сәүдәгәрләре әртилләргә һәм “Иван йөзлек”ләренә берләшәләр?
С өлеше биремнәре.
1. Новгород мәдәниятенең үзенчәлекле сыйфатлары нинди булган?
2. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен рус осталарының таштан төзү сәнгате элеккеге монументальлеген югалта?
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү. (Елъязмадан өзеккә анализ ясарга)

Шакирова Рузиля Раисовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: