О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 4 класс » Абдулла Алиш «Сертотмас Үрдәк» » Абдулла Алиш «Сертотмас Үрдәк»


 Р. Х. Ягафарова «Книга для чтения» 4 класс. УМК «Школа 2100». Писатели — детям. Максат.

1. А. Алишның «Сертотмас Үрдәк»әкияте белән танышу.

2. Үзлектән белем алу, иҗади эшли белү күнекмәсен үстерү.

3. Өйдәге хәлләрне теләсә кая,теләсә кемгә күп сөйләп йөрүнең начар гадәт булуын аңлату.

Җиһаз: А. Алишның портреты,сораулар,дәреслек,әкиятләр сурәтләнгән рәсемнәр,уңышлар таблицасы.

 

Дәреснең проекты

Дәреснең этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру моменты һәм максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра.

Сорауларга җавап бирү һәм үзләре теләгән билгене алу максаты куялар.

2

Үтелгәннәрне ныгыту

5 минут

Сораулар бирә,җавапларны тыңлый.

А.Алишның биографиясен,әкиятләрен искә төшерәләр һәм җавап бирәләр.

3

Текст һәм сораулар өстендә эш.

25минут

Сорауларга җавапларны тикшерә һәм индивидуаль ярдәм күрсәтә.

Хикәядән өзек белән танышалар һәм сорауларга җавап әзерлиләр.

4

Сораулар буенча әңгәмә

10 минут

Дискуссияне оештыра, ярдәмче сораулар бирә.

Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.

5

Рефлекция.

2 минут

Нәтиҗә ясый, таблицаны анализлый.

Алдан куелган билге белән таблицадагы билгене чагыштыралар.

6

Индивидуаль өй эше.

1 минут

Хикәяне тулысынча табып укырга киңәш итә.

Теләүчеләр өй эшен яза.

Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.Максат кую.
У.: Без бүген А.Алишның «Сертотмас Үрдәк» әкияте белән танышырбыз.
Бүгенге дәрестә нинди билге алырга телисез?Теләгән билгене дәфтәрегезнең кырына язып куегыз

II. Үтелгәннәрне ныгыту.
1. А.Алишның биографиясен искә төшерү һәм берничә укучыдан кыскача сөйләтү.
2. Рәсемнәр А.Алишның кайсы әкиятенә карата ясалган булуын әйттерү.
3. Әкиятләрдән җөмләләр уку һәм кайсы әкияттән икәнен ачыклау.
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган.Шул турыда төрле якка хәбәр салган.
(Бал корты һәм Шөпшә.)
«Улым харап булды,улым харап булды»,-дип,ана ябалак,мескен,өзгәләнә икән.
(Бик яхшы сабак алды ябалак.)
Тагы өчесе көтүдән бүленеп киткән булган.Күп үтмәгән,алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр.
(Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар.)

III. Текст һәм сораулар буенча үзлектән эш.
У.: А.Алишның «Сертотмас Үрдәк» әкиятен үзлектән укырсыз һәм сорауларга җавап бирерсез.Сорауларга өч баскычтан тора: А-эчтәлеге буенча сораулар; В-анализларга,үз фикереңне белдерергә кирәк булган сораулар; С-иҗади бирем.Уңышлар таблицасына һәр җавапка плюс куя барырсыз.

А
1. Әкиятнең исеменнән нәрсә белеп була?
2. Аның әкият икәнлеген кайсы сүздән аңларга мөмкин?
3. Йорт хуҗасы урманга ни өчен китә?
4. Керпе үрдәккә нинди киңәш бирә?
5. Аю эченнән генә нәрсә уйлый?
 
В
1. Хуҗаны кош-кортлар ни өчен эзләтәләр?
2. Хуҗаның янында эте,билендә балтасы булганын Төлке кайдан белгән?
3. Ни өчен хайваннар үрдәкне бу эшкә җибәрүләренә үкенгәннәр?
4. Хуҗа нинди кеше булган?Дәлилләгез.
5. Әкияттә кемне җәлләдегез?Ни өчен?
6. Әкият нәрсәләргә өйрәтә?
 
С
Үрдәк, Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке нинди булганнар? Аларның берсе турында кечкенә генә хикәя яз.           

III.  Әзерләнгән җаваплар буенча әңгәмә.

IV. Рефлексия.
У.: Безнең дәрес ахырына якынлашты. Сез бик күп сорауларга җавап бирдегез. Рәхмәт! Хәзер кем нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен карыйк.
- Теләгән билгесен алучылар кулыгызны күтәрегез.
- Кем теләгән билгедән югарырак билге алды?
- Кем теләгән билгедән түбәнрәк билге алды?
- Сез ничек уйлыйсыз,бу ни өчен шулай булды?Теләгән билгене алу өчен алдагы дәрестә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

V. Индивидуаль өй эше.Теләгән укучыларга А.Алишның башка әкиятләрен укырга тәкдим итәм.

 

Миначева Раиля Зуфаровна
МОУ «Татарская гимназия №2 им. Ш. Марджани» г. Казани
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: