О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 3 класс » Предложение


Раздел: Татарский язык » 3 класс    

Учебник: Р. Х. Хайдарова «Татарский язык»
Максат:
1) Җөмлә турында төшенчә бирү. 
2) Җөмләләрне дөрес итеп төзү.
3) Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү.

 

Җиһазлау: биремнәр язылган карточкалар.

 

Дәреснең проекты

 


    Дәрес  этабы

Вакыт

  Укытучының  эшчәнлеге       

   Укучының        эшчәнлеге

   1

Оештыру.  Максат кую.

1мин.

Дәреснең  темасы, максаты  белән таныштыра.

Үзләренә максат кую.

   2

Дәфтәрдә эш.

3мин.

Тактада число, җөмлә язу

Дәфтәрдә җөмлә язу.

   3

Карточкалар белән эш.

37мин.

Карточкалар тарата,  укучыларга ярдәм күрсәтә.

Биремнәр эшләү.

   4

Рефлексия.

3мин.

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый. Сораулар бирә.

Нәтиҗә ясау, таблицаны анализлау.

   5

Индивидуаль бирем.

1мин.

Биремнәр бирә.

Биремнәр алү.

 

Дәреснең барышы.
1. Укучылар, бүгенге дәрестә сез җөмләнең ничек төзелүен, нинди кисәкләрдән торуын белерсез.Төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып, үзегезнең белемнүрегезне бәяләрсез. Хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге дәрестә алырга теләгән билгегезне куегыз.

 

2. Дәфтәрләргә числоны һәм бер җөмлә язабыз.
Мин мәктәптә укыйм.

3. Карточкалар белән эшләү.
Карточка №1
Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзергә.
А) килә, яз, җылы.
Б) үсә, чәчәкләр, бакчада.
В) кайта, кошлар, җылы яктан.

 

Карточка №2
Тиешле сүзләрне куеп җөмләләрне язып бетерегез.
А) ... яңгыр ява.
Б) ... яфраклар коела.
В)Алсу ... утырта.
Г) Бакчада ... үсә.
Сүзләр: сары, җиләк-җимешләр, гөлләр, салкын.

Карточка №3
Җөмләнең иясен һәм хәбәрен табарга.
А) Кошлар җылы якка очалар.
Б) Алинә кышны бик ярата.
В) Мин иртәгә кунакка барам.
Г) Урманда бүре, куян, төлке яши.
Д) Кыш җитте.

 

4. Рефлексия. Карточкалар буеча укучыларга билгеләр кую.Темага карата сораулар бирү.
1) Укучылыр без бүген нинди тема өйрәндек? (җөмлә)
2) Җөмлә нәрсәләрдән тора? (сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән)
3) Җөмләнең нинди кисәкләрен таптыгыз? (ия, хәбәр — баш кисәкләре)
4) Җөмлә нинди уйны белдерә? (тәмамланган уйны)
Димәк, ҖӨМЛӘ — тәмамланган уйны белдерә, сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән тора. Җөмләнең баш кисәкләре- ия һәм хәбәр.

 

5. Индивидуаль өй эше. Теләге булган укучыларга өйгә өстәмә карточкалар биреп җибәрелә.

 

Нигаметзянова А. Г.
учитель татарского языка МОУ «Школа № 58» Советского района г. Казани 
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: