О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Главные члены предложения » Связь подлежащего и сказуемого


Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: ия белән хәбәрнең бәйләнеше турында төшенчә бирү; җөмләләрдә ия белән хәбәрнең бәйләнешен күрсәтә белү, күнегүләр эшләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

II. Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр (52 нче биттәге кагыйдә), түбәндәге сораулар бирелә:

- I, II затта ия белән хәбәрнең ярашуы ничек була? Мисал.
- Ия күплектә, хәбәре берлек санда кулланылу очракларын атагыз.

III. Мөстәкыйль эшләү.
А 1. 77 нче күнегү. Ия белән хәбәр арасындагы бәйләүче чараларны күрсәтегез.

А 2. 78 нче күнегү. Җөмләләрдә ия белән хәбәрнең бәйләнешенә игътибар итегез.

А 3. 79 нчы күнегү. Баш кисәкләрнең астына сызыгыз.

А 4. “Мәктәптә” темасына кечкенә сочинение язарга, ия белән хәбәрнең ярашуына туры килгән җөмләләр языгыз.

IV. Рефлексия.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

V. Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: