О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Главные члены предложения » Подлежащее


Ф. С.Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: ия турында төшенчә бирү; җөмләләрдә ияне таба белергә өйрәтү, күнегүләр эшләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

II. Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр(46 нчы биттәге кагыйдә), түбәндәге сораулар бирелә:

- Ия дип нәрсә атала? Мисал.
- Иянең билгеләрен атагыз.

III. Мөстәкыйль эшләү.

А 1. 67 нче күнегү. Җөмләләрдәге ияне табыгыз.

А 2. 68 нче күнегү. Иянең астына сызырга, төзелешен аңлатырга.

А 3. 69 нчы күнегү. Иянең астына сызырга.

А 4. “Яраткан әсәрем” темасына кечкенә сочинение язарга, иягә сызарга.

IV. Рефлексия.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

V. Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: