О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Простые и сложные предложения » Простые и сложные предложения


Ф. С. Сафмуллина. Татар теле

Максат: гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә бирү; гади һәм кушма җөмләләр кулланып күнегүләр эшләү; гади һәм кушма җөмләләрне практикада кулланырга өйрәнү.

Җиһазлау: карточкалар , дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр, түбәндәге сораулар бирелә:

- Нинди җөмлә гади җөмлә дип атала? Мисал.
- Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала? Мисал.

Мөстәкыйль эшләү.

А 1. 38 нче биттәге җөмләләрнең хәбәрлекләрен күрсәтергә.

А 2. 57 нче күнегү. Җөмләләрнең гадиме, кушмамы икәнен күрсәтергә. Кушма җөмләләрне сайлап язарга.

А 3. 58 нче күнегү. Бирелгән ике төркемдәге җөмләләрне берләштереп язарга.

А 4. “Сөембикә” бәете буенча, кушма җөмләләр кулланып, кечкенә сочинение язарга.

Рефлексия.

 Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: