О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Морфология » Дәрес темасы: Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль


Татар теле. Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова, К. З. Зиннатуллина, Б. М. Мифтахов
Максат: «Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.
Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Дәрестә эшләп өлгермәгән эшне өйгә бирә

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.
У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән фигыль темасын өйрәнүне дәвам итәрбез. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. 122 нче күнегү.
Б. 2. 121 нче күнегү.
С.Тикшерү эше. Боерык фигыльгә морфологик анализ.
Өстәмә эш. Сочинение “Көзнең соңгы яфраклары”.
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү.

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: