О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Морфология » Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль темасы буенча зачёт


Татар теле. Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова, К. З.Зиннатуллина, Б. М. Мифтахов
Максат: «Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль» темасы буенча белемнәрен тикшерү,системалаштыру; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.
Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Дәрестә эшләп өлгермәгән эшне өйгә бирә

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.
У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән фигыль темасын йомгаклыйбыз. Зачёт биремнәрен үтәгән укучы гына алдагы темага үтә алачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Фигыльләрнең төркемчәләрен күрсәтергә. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ ясарга.
Күпчелек кошлар бер урында гына яшәми. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Кайбер кошлар бала чыгару өчен җылы яклардан безгә очып киләләр һәм, көз җитү белән, яңадан көньякка китәләр. Башта бөҗәк ашаучы кошлар, аннары орлык белән тукланучы кошлар китә. Кыр казлары, торналар һәм башка кошлар төркем-төркем җыелып китәләр һәм киләсе язга яңадан иске урынга очып килүчән булалар. Ерак Төньякта яшәүче кайбер кошлар, кышлау өчен, безнең якка очып киләләр.

Бирелгән фигыльләрне үрнәктәгечә таблицага урнаштырырга.

Төп юнәлеш

Кайтым юнәлеше

Төшем юнәлеше

Уртаклык юнәлеше

Йөкләтү юнәлеше

бизә

бизән

бизәл

бизәш

бизәт(тер)

Ю, яса, тикшер, эшлә, кычкыр, кочакла, яз, ал, аша, җимер.

 Б. 3. 203 нче күнегү.
4. Бирелгән фигыльләрнең тамыр һәм кушымчаларын шартлы билгеләр белән күрсәтегез.
Эшләгәч, теләмәдең, буйсындырырга, юк итү, башлыйбыз, тезеп, баш тарта, тезләндер, тикшергәнче, һәлак булыр, агарыр, агарта, картайтты, көлешү, калдырганчы, куркыштык, йоклатмаска.
С. 5. Затланышлы фигыль формаларын кулланып, “Кыш” темасына зур булмаган хикәя төзе.
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү.

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: