О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Морфология » Мөстәкыйль сүз төркемнәре


Татар теле. Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова, К. З. Зиннатуллина, Б. М. Мифтахов

Максат: «Мөстәкыйль сүз төркемнәре» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.

Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Дәрестә эшләп өлгермәгән эшне өйгә бирә

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.
У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән яңа тема өйрәнүне дәвам итәрбез. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Фигыльнең билгеләмәсен табып, дәфтәрегезгә язып куегыз.
2. 39 нчы биттәге тексттан ия белән хәбәрләрне генә күчереп алыгыз.
Б. 3. 39-40 биттәге тексттан һәм кагыйдәдән файдаланып, 89 нчы күнегүнең 2нче биремен үтәгез.
4. 93 нче күнегү.
С. 5. 92 нче күнегү.
6. 91 нче күнегү.
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү.

Шакирова Гулия Аскатовна
МОУ «Татарская гимназия №2 им.Ш. Марджани» г.Казани
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: