О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Глагол » Глагол повелительного наклонения, его склонение


Цель: Познакомить с глаголом повелительного наклонения, его склонением по лицам и числам; проверить усвоение ранее пройденного материала посредством решения тестов;

развивать навыки самостоятельной работы.
Оборудование: карточки, тесты, учебник.

Проект урока

Этап урока

Деятельность учителя

Деятельность ученика

Время

Орг.момент и целеполагание

Знакомит с целью урока, настраивает на рабочий лад

Ставят перед собой цель выполнить все задания и получить высокую оценку

1 минута

Актуализация знаний

Помогает ученикам при помощи опорных таблиц вспомнить материал прошлых уроков

Актуализируют свои знания, которые понадобятся на сегодняшнем уроке

4 минуты

Самостоятельная работа:
1) выполнение тестов 2) самостоятельное изучение нового материала.
3) работа с разноуровневыми карточками

Раздает тесты, контролирует выполнение, оказывает индивидуальную помощь.
Раздает карточки, организует самостоятельную работу

Выполняют тесты.
Изучают материал, выполняют задания

35 минут

Рефлексия

Подводит итог работе, анализирует карту достижений

Сравнивают полученную оценку с той, что планировали получить в начале урока

3 минуты

Индивидуальное домашнее задание

Предлагает взять некоторые карточки домой

Желающие забирают карточки домой

2 минуты

Карточка №1

Күп нокталар урынына фигыльләрнең тиешлесен куеп күчереп языгыз.

Сөн буена ... әллә нишлим –
Кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрнең суын ...,
Куәт иңә бөтен тәнемә.
(Фигыльләр: күрсәм, татысам, кайтсам, эчсәм)

Боерык фигыльләрне генә сайлап алып языгыз.

Җырлый, тырышса, укы, төзе, язар, уйнаса, яшәсен, шаярыр, шаярсын, уйнаган, барса да.

Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне сайлап, күчереп языгыз.

Бизәгән, сөйләдең, тапкан, бизәнә, бизәгәннәр, көтелә, сизенә, эшләнгәннәр, төренә, җыенган, ябынды.

113 нче күнегү. М.Мәһдиев әсәреннән һәм мәзәктән алынган өзекләрдән боерык фигыльләрне табып, нинди мәгънә төсмере белдерүен языгыз.

116 нчы күнегү. Боерык фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.

“Дидактик материаллар” (Ә.Н.Сафиуллина) китабындагы 1 нче карточка биременнән (87 бит) боерык фигыльләрне язып алыгыз, барлык-юклык, зат-сан формасын билгеләгез (Үрнәк: кил — барлыкта, II зат, берлек сан).

Яса, яп, тыңла фигыльләрен зат-санда төрләндерегез.

Карточка №2

Мәкальләрдәге затланышлы фигыльләрне генә күчереп языгыз.

Туган телем — үз телем, кая барсам — үз көнем. Һичкемне үзеңнән түбән куйма. “Мин яман” дигәнне һичберәүдән ишетмәссең. Һичкем үз гаебен күрмәс. Сөйләгән һәрбер сүзгә ышанма.

Тексттан затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне ике баганага аерып языгыз.

Ике җәпле җилпәзенә ябышып, өрәңге орлыклары очып йөри. Аэрочана кебек. Иртәнге җил аларны урман эченнән кырга алып чыккан. Орлыклар табигатьнең шул көченә бирелгәннәр дә шуалар да шуалар. Бичаралар! Сезнең барыгызга да зифа буйлы өрәңге булып утыру насыйп булмас. Җил сезне кырга алып чыгып китәр. Аннан бер үзәнгә хәтле сезне шудырып алып барыр. Сезне кар күмәр. Яз җиткәч, ташу суы агызып алып китәр сезне. (М.Мәһдиев)

Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне сайлап языгыз.

Бизәгән, сөйләдең, карашкан, чабыша, табышты, тапкан, бизәнә, бизәшә, язылды, языша.

113 нче күнегү. Г.Тукай һәм М.Җәлил шигырьләреннән боерык фигыльләрне табып, нинди мәгънә төсмере белдерүләрен языгыз.

116 нчы күнегү. Саналган 7 боерык фигыль белән 7 җөмлә языгыз.

114 нче күнегү. Мәкальләрдән боерык фигыльләрне язып алыгыз, барлык-юклык, зат-сан формаларын билгеләгез.

Тап, укы, көл фигыльләрен зат-санда төрләндерегез.

Тест сораулары

Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

А) Эшне, хәрәкәтне процесс рәвешендә белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.
Б) Предметның билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме.

Болар нинди фигыльләр?

Тырышса, кайгырса да.
А) Хикәя фигыльләр.
Б) Шарт фигыльләр.

Монда нинди фигыльләр?

Тырышты, эшләгән, күрдек, барганбыз.
А) Хәзерге заман хикәя фигылләр.
Б) Үткән заман хикәя фигыльләр.

Затланышлы фигыльләрне билгеләгез.

А) Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль.
Б) Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль.

Затланышлы фигыльләрнең кайсысы өч заманда да була ала?

А) Шарт фигыль,боерык фигыль.
Б) Хикәя фигыль.

Бу өзектә нинди фигыльләр бар?

Аһ итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк. (Ш.Г.)
А) Киләчәк, котлар.
Б) Аһ итәр, котлар.

Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?

А) 5.
Б) 6.

Гарифуллина Мадина Давлетзяновна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: