Автор: М.И. Моро, М.А. Бантова
Дәреснең темасы: «Дистә аша кушу алымын ныгыту» (Закрепление приема сложения с переходом через десяток)
Дәреснең максаты:
- Дистә аша кушу алымын ныгыту
- Укучыларның игътибарын, логик фикерләү сәләтен үстерү
- Табигатькә сак караш тәрбияләү
Җиһазлау: магнитлы цифрлар, веерлар, биремле карточкалар, һәр укучының исеме язылган алмагач рәсеме ясалган битләр
Дәрес проекты
№ п/п
|
Дәрес этабы
|
Вакыт
(мин.)
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
1.
|
Оештыру моменты.
Максат кую.
|
1
|
Дәреснен темасы һәм максатлары белән таныштыра
|
Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.
|
2.
|
Телдән исәпләү
|
11
|
Биремнәр тактага язылган
|
Исәпли, биремнәр үти
|
3.
|
Төрле авырлыктагы карточкалар белән эшләү
|
30
|
Биремнәр тарата, аңлата
|
Дәфтәрдә мөстәкыйль эшли
|
4.
|
Рефлексия
|
3
|
Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый
|
Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра
|
5. Өйгә эш (теләк буенча)
|
Скачать полную версию урока chisla_1_20.zip [971.19 Kb]
МБУ «Татарская гимназия № 17» им. Г. Ибрагимова. г. Казань
Хайруллина Нурия Василовна
rayzzrr@mail.ru