О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » 4 класс » Татарский язык » Тиңдәш кисәкләр темасын кабатлау.


Раздел: 4 класс » Татарский язык    

Максат: укучыларның тема буенча алган белем дәрәҗәләрен тикшерү; практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту;

фәнгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

 

Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар.

 

Дәреснең проекты.

 

    Дәрес  этабы

Вакыт

  Укытучының  эшчәнлеге       

   Укучының        эшчәнлеге

 

   1

Оештыру.  Максат кую.

 1мин.

Дәреснең  темасы, максаты  белән таныштыра.

Үзләренә максат кую.

   2

Дәфтәрдә эш.

 3мин.

Тактада число, элементлар яза.

Дәфтәрдә элементлар язу.

   3

Карточкалар белән эш.

37мин.

Карточкалар тарата,  укучыларга ярдәм күрсәтә.

Биремнәр эшләү.

   4

Рефлексия.

 3мин.

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый.

Нәтиҗә ясау, таблицаны анализлау.

   5

Индивидуаль бирем.

 1мин.

Биремнәр бирә.

Биремнәр алү.

 

   Дәреснең барышы.

 I.  Укучылар, бүгенге дәрестә тиңдәш кисәкләр темасы буенча алган белемнәрегезне төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз, үзегезнең белем дәрәҗәгезгә бәя бирерсез. Хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге дәрестә алырга теләгән билгегезне куегыз.

II. Дәфтәрләргә числоны, хәреф элементларын язабыз.

  ссс

-Сыерчыгым, нигә китәсен?

III. Тест эшләү.

                                               Тест

А   1. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала? 

      А) җөмләнең баш кисәкләре;

      Б) җөмләләрнең иярчен кисәкләре;

      В) җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.*

  2. Тиңдәш кисәкләр арасында куела....

     А) өтер тамгасы һәм теркәгечләр;*

      Б) өтер тамгасы һәм кисәкчәләр;

      В) теркәгечләр һәм әмма, ләкин сүзләре.

      3. Тиңдәш кисәкләрне бәйләп килүче кайсы сүз алдыннан өтер куелмый?

      А) әмма;

      Б) ләкин;

      В) һәм.*

      4. Тиңдәш кисәкләр арасына туры килгән сүзне куй.

     Фәрит, Алсу __________ Ләйлә җиләккә китте.

     А) һәм;*

     Б) ә;

     В)ләкин.

      5. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләне тап.

     А) Көчле җил исте, ләкин болыт таркалмады.

     Б) Көчле җил исте, ләкин болытны таркатмады.*

     В) Көчле җил исте, күк күкрәде.

  IV.Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

     1 вариант

 В  1.  Өтерләр куй.

      Бакчада барсы да бар!

      Тик менә юк таулар

      Елгалар урманнар

      Зур йортлар урамнар.

      Ә кирәк булганда

      Ясыйбыз урамнар

      Ямь-яшел урманнар

      Төлкеләр куяннар.

      2. Сызыклар урынына тиңдәш кисәкләр өстә.

      Бәйрәмгә бүлмәне кызыл, ________________, ___________________шарлар белән бизәгәннәр.

      Дәрестә укучылар укыйлар, ____________________, __________________.

      Бакчада алма, ________________, _________________ үсә.

      3. Эчтәлеккә туры килгән теркәгечләрне куй.(әмма, ләкин, һәм, ә)

      Мин кагыйдәне укыдым, _____________  аңламадым.

      Фәридә __________ Алсу гөлләргә су сибә.

      Бүген дәрестә укыдык, ____________ дәфтәрдә язмадык.

 

 

      1.  Өтерләр куй.

      Минем белән уйныйлар

      Кулларыннан куймыйлар

      Иркәлиләр сөяләр

      Йокла бәбкәм дияләр.

      Үсә төшкәч, балалар

      Мине онытып калалар.

      2. Сызыклар урынына тиңдәш кисәкләр өстә.

      Без мәктәптә инглиз, ___________________, ___________________ телләрен       өйрәнәбез.

      Мин кибеттән китап, ____________________, __________________ алдым.

      Безнең бакчада кызыл, ___________________, _________________ гөлләр үсә.

      3. Эчтәлеккә туры килгән теркәгечләрне куй.(әмма, ләкин, һәм, ә)

      Аланда җиләк күп, __________________ пешкәне аз.

      Көн кояшлы, ______________ салкын.

      Мин ашадым, _____________ кашыгымны юмадым.

 

  С    1.Тиңдәш кисәкләр кертеп кечкенә хикәя төзе.

 

         Өстәмә эш

       * Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне билгелә.

   Ләйлә бакчаларында яшәргә ярата. Анда аларның өйләре дә бар.Якында гына урман һәм елга. Ләйлә һәр көнне әтисе-әнисе белән елга буена төшә, су керә. Көндез Ләйлә әбисе белән кала. Бик тә әйбәт аның әбисе. Төрле-төрле мәзәкләр дә, шаян җырлар да күп белә ул. Тик менә урманга гына барырга яратмый. Елга буена кер юасы булганда гына төшә. Һаман эшләп кенә тора.

   Ләйлә дә эшләшә инде үзенчә. Кыз я түтәлләрнең чүп үләннәрен утый, я идәнне себерә, я кечкенә чиләкләр белән суга бара.

 

   V. Дәресне йомгаклау.

  Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы? Билгеләр кую.

  VII.Индивидуаль эш.

   Кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга

  мөмкин.

  Сау булыгыз.

 

Султанова Гульназ Рашитовна.Гимназия № 2. Казань.

Другие новости по теме: