О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » 4 класс » Татарский язык » Литературное чтение. «Моя кошка» » Минем песием


Учебник: Р. Х. Хайдарова «Татарский язык»


Максат:

1) Текстның эчтәлеген аңлау;

2) Сорауларга төгәл җавап бирә белү;

3) Йорт хайваннарына карата игътибарлылык, ярату хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Текст, биремнәр язылган карточкалар.

 

Дәреснең проекты.

 

Дәрес  этабы

Вакыт

Укытучының  эшчәнлеге

Укучының        эшчәнлеге

 

   1

Оештыру.  Максат кую.

2мин.

Дәреснең  темасы, максаты  белән таныштыра.

Үзләренә максат кую.

   2

Текст белән танышу, мөстәкыйль эшләү.

20мин.

Текстны һәм сорауларны өләшү.

Укучылар телдән, яки язмача җаваплар әзерлиләр.

   3

Сораулар буенча әңгәмә төзү.

20мин.

Сораулар биреп, укучыларның белемнәрен тикшерә.

Сорауларга җавап бирәләр. Үз фикерләрен әйтәләр.

   4

Рефлексия.

2мин.

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый.

Нәтиҗә ясау, таблицаны анализлау.

   5 

Индивидуаль бирем.

1мин.

Биремнәр бирә.

Билгеләрен күтәрергә теләүчеләр бирем алалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы: Укучылар, бүгенге дәрестә сез «Минем песием» тексты белән танышырсыз.Төрле сорауларга үз фикерләрегезне белдерерсез. Ә хәзер үзегез алырга  теләгән билгене язып куегыз.


Минем песием.

Минем песием бар. Мин аны бик яратам. Ул бик акыллы һәм хәйләкәр. Минем песием яшь, аңа 10 ай. Ул кара һәм ак төстә. Аның муены ак, шуңа күрә аның исеме Акмуен. Аның аяклары көчле, койрыгы озын, йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел. Ул бик чиста. Акмуен тәмле ашый, күп йоклый. Ул бик күп уйный. Ә үзе бик акыллы. Ул мине бик ярата һәм тыңлый. Минем белән ул дәрес тә әзерли, телевизор да карый.

 

Акмуен тиз йөгерә. Бакчада җәй көне тычкан тота. Аны әнием дә, әтием дә, мин дә бик яратабыз.

 

Пункт А

1.Текстта сүз нәрсә турында бара?

2.Текстка тагын нинди исем биреп булыр иде?

3.Ни өчен песинең исеме Акмуен?

4. Акмуенга ничә яшь?

 

Пункт Б

(5-10 сорауларга җавапларны кыскача дәфтәргә язып куегыз)

5.Песинең аяклары, койрыгы, колаклары нинди?

6. Песинең күзләре нинди төстә?

7. Акмуен нишләргә ярата?

8.Акмуен тыңлаучанмы?

9. Песи бакчада нишли?

10. Синең песиең бармы?

Пункт С

Үз песиең турында кечкенә хикәя төзе.

 

Укучылар билгеләре белән танышалар. Өйгә биремнәр алалар. Сау булыгыз!

 

Учитель: Нигаметзянова А. Г.,

учитель татарского языка МОУ «Школа №58» Советского района г. Казани

Другие новости по теме: