О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 3 класс » Имя существительное » Имя существительное


УМК «Школа России». Учебник: А. Х. Нуриева, Ч. М. Харисова
Урок объяснения новой темы; имена собственные
Цель урока:
1. Научить находить имена собственные в тексте ,правильно писать имена собственные
2. Развивать навыки грамотного письма
3. Развивать навыки самостоятельной работы

Этапы урока

Время урока

Деятельность учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент

2

Знакомит с инструкцией выполнения работ

Слушают. Ставят себе цель.

2

 Знакомство с правилом

4

Предлагает читать правило

Читают правило

3

Самостоятельная работа по карточкам ТИО

36

Проверяет работы, помогает ученикам при возникновении трудностей

Читают задания , выполняют задания

4

Рефлексия

2

Подводит итоги урока.

Выясняют, достигли ли они поставленной цели

5

Домашнее задание

1

Берут те, кто не закончил работу в класссе

Дәрес барысы:

На”3”:

Бертөрдән булган предметларның, күренешләрнең кешеләрнең берсенә генә бирелә торган исем ялгызлык исем дип атала. Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Ялгызлык исемнәргә түбәндәгеләр керә:

 

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре: Сәлим, Айрат, Хайруллин, Нәбиева һ.б.
  2. Хайван кушаматлары: Караборын, Муйнак, Мырауҗан һ.б.
  3. Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре: Татарстан Республикасы, Урал тавы, Идел елгасы һ.б.
  4. Бәйрәм, тарихи вакыйга һәм истәлекле көн исемнәре: Җиңү көне, Корбан гаете, Сабантуй бәйрәме һ.б.
  5. Газета, журнал, китап исемнәре. Алар янында куштырнак (“”) билгесе куела: “Сабантуй” газетасы, “Ялкын” журналы, “Алмачуар” хикәясе, “Татар халык әкиятләре” китабы

Сыйныфташларыңның исемнәрен төркемләп яз.
Кызлар:
Малайлар:

Елга исемнәрен һәм шәһәр исемнәрен 2 баганага аерып яз.

Казан, Бөгелмә, Мишә, Агыйдел, Кама, Идел, Чистай, Яшел Үзән.
 
На “4”:

1. Җәя эчендәге сүзләрнең тиешлесен куеп яз:

2.. Дәресен бетерде (азат, Азат)
 хәзер ул эштән (азат, Азат)

Бакчадан кайта (алсу, Алсу)

Йөзләре аның (алсу, Алсу)

Әйдә уйнарга, (аяз, Аяз)

Бүген көн матур, (аяз, Аяз)

Исеме аның (иркә, Иркә)

Үзе дә ул бик (иркә, Иркә)

Түбәндә бирелгән әсәрләрнең кайсысын кем язган? Авторларын күрсәтеп җөмлә төзеп яз:

 “Туган тел” Муса Җәлил
 “Сертотмас үрдәк” Габдулла Тукай
 “Кечкенә дуслар” Абдулла Алиш
 “Шәвәли” Мәҗит Гафури
 “Чикерткә белән Кырмыска” Шәүкәт Галиев

Хаталарны төзәтеп, күчереп яз.

1). Уку дәресендә без галимҗан ибраһимовның алмачуар исемле хикәясе турында сөйләштек. 2). Җәйге каникулда мансур караборынның дусты исемле китап укырга җыена. 3). Укытучыбыз герой-шагыйрь муса җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде.

На “5”

III. Ялгызлык исемнәрен кертеп үзең яшәгән шәһәр (урам) турында кечкенә хикәя яз. 

Земдиханова Дилбяр Мавлитовна
Гимназия №17 им. Г. Ибрагимова
G17.@ edu.tatar.ru

Другие новости по теме: