О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 3 класс » Имя существительное » Имя существительное. Единственное и множественное число.


Учебник: Р. З. Хайдарова
Максат: Исем сүз төркемен үзлектән өйрәнү, берлек һәм күплек саннарны аера белү,кагыйдә ярдәмендә күнегүләр эшли белү.

Җиһазлау:кагыйдә, сүзлек, төрле дәрәҗәдәге карточкалар, таблица.

Дәреснең проекты

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

 Укучының эшчәнлеге

 1

Оештыру. Максат кую.

1мин.

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыра.

Үзләренә максат кую.

 2

Дәфтәрдә эш.

3мин.

Тактада число,үткәннәрне кабатлау.

Дәфтәрдә эш.

 3

Карточкалар белән эш.

37мин.

Карточкалар тарата, укучыларга ярдәм күрсәтә.

Биремнәр эшләү.

 4

Рефлексия.

3мин.

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый. Сораулар бирә.

Нәтиҗә ясау, таблицаны анализлау.

 5

Индивидуаль бирем.

1мин.

Биремнәр бирә.

Билгесен күтәрергә теләүчеләр өй эше алалар.

Дәрес барышы:Исәнләшү, дәфтәрдә эш.Калын һәм нечкә сузыкларны парлап язу, аларга кушымчалар ялгау тәртибен искә төшерү.
Оештыру:дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә.
Актуальләштерү: Укучыларга кагыйдәләр һәм төрле дәрәҗәдәге карточкалар таратыла.
Кагыйдә(правило)                                  
Исем (имя существительное) — часть речи, которая обозначает предмет и отвечает на вопросы кем? (кто?), нәрсә?(что?). Вопрос кем?(кто?) — в татарском языке мы употребляем только для людей, а в русском языке и для людей, и для животных.
Имена существительные бывают единственного числа (берлек сан) и множественного числа (күплек сан).
 Единственное число не имеет окончаний, а множественное число образуется при помощи окончаний –лар/-ләр, -нар/-нәр.
Окончания –нар/-нәр прибавляются к корню или основе, имеющим в конце носовой звук(м, н, ң)

Исем — сүз төркеме.
Исем предметларны,кешеләрне,күренешләрне белдерә һәм атый.
Исем кем?, нәрсә? сорауларына җавап бирә.
 Исем берлек һәм күплек санда була.
Исемнәрнең күплек саны –лар, -ләр, -нар, — нәр кушымчалары ярдәмендә ясала.
Әгәр сүзләр н,м, ң, хәрефләренә тәмамланса -нар –нәр кушымчалары ялгана.

Исем нәрсә ул? Что такое имя существительное?
Ул нәрсәне белдерә?Что оно обозначает?
Нинди сорауларга җавап бирә?На какой вопрос отвечает?
Исемнәрне нинди төрләргә бүләбез?На какие виды делятся имена существительные?
Исем ясагыч кушымчалар нинди исемнәр ясый?С помощью каких окончаний образуются имена существительные?
Карточка “А”
Найдите из текста имена существительные и заполните таблицу.

Кем? Кто?

Нәрсә? Что?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Текст.
Бу — мәктәп. Мәктәптә укучылар укый. Кызлар һәм малайлар укырга бик яраталар.
Бакчада алма, груша, кишер, кәбестә үсә. Урман зур. Анда аю, төлке, бүре, куян яши.
Алмаз белән Тимур якын дуслар.

Карточка “В”
Образуйте из данных слов множественное число
урам
песи
укучы
китап
дәфтәр
малай
өстәл
тукран
Карточка “С”
Вставьте вместо точек пропущенные слова.
Бакчада ... үсә.
... матур кыз.
Салкын ... ява.
 ... урманда яши.
Слова: алма, Света, бүре, яңгыр,
Рефлексия.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.
Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Нигаметзянова А. Г.
учитель татарского языка МБОУ «Школа № 58» Советского района г. Казани
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: