О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 4 класс » Имена числительные


Раздел: Татарский язык » 4 класс    

Учебник: Р. Х. Хайдарова «Татарский язык»
Максат:

1) Саннарга гомуми билгеләмә бирү;
2) Саннарны аера белү;
3) Җөмләләр төзи белү.
Җиһазлау: Төрле дәрәҗәдәге карточкалар, тест, таблица.

 

Дәреснең проекты


Дәрес  этабы

Вакыт

Укытучының  эшчәнлеге

Укучының        эшчәнлеге

   1

Оештыру.  Максат кую.

1мин.

Дәреснең  темасы, максаты  белән таныштыра.

Үзләренә максат кую.

   2

Дәфтәрдә тест эшләү.

10мин.

Тактада число, тестлар өләшү.

Дәфтәрдә тест җавапларын язу.

   3

Карточкалар белән эш.

30мин.

Карточкалар тарата,  укучыларга ярдәм күрсәтә.

Биремнәр эшләү.

   4

Рефлексия.

3мин.

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый.

Нәтиҗә ясау, таблицаны анализлау.

   5

Индивидуаль бирем.

1мин.

Биремнәр бирә.

Биремнәр алү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Дәреснең барышы: Укучылар, бүгенге дәрестә саннар темасы буенча алган белемнәрегезне төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз, үзегезнең белем дәрәҗәгезгә бәя бирерсез. Хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге дәрестә алырга теләгән билгегезне куегыз.
 

 

2. Дәресне ныгыту.
Укучылар тестлар белән эшлиләр.
     
Дөрес җавапларны билгеләгез.
А) Саннар нәрсәне белдерә?
1. предметның билгесен;
2. предметның исәбен;
3. предметның хәрәкәтен.

 

Б) Сан нинди сорауларга җавап бирә?
1. Кем?Нәрсә?
2. Нишли? Нишләгән?
3. Ничә?Ничәү?Ничәнче?

 

В )Саннар ничә төрле языла?
1.5
2.3
3.4

 

Г) Сан ачыклаган исем нәрсә дип атала?
1. сыйфатланмыш;
2. саналмыш;
3. сүзтезмә.

 

Д) Татар телендә саналмыш нинди санда килә?
1. күплек санда;
2. берлек санда;
3. кулланылмый.

 

3. Карточкалар белән эшләү.
 

 

Карточка№1
Саннарны язып бетерегез
А) Тринадцать домов — ун _____ йорт
Б) Шестой этаж — алты _______ кат
В) По две комнаты — ике ________ бүлмә

 

Карточка №2
Саннарны сүзләр белән языгыз.
А) 77
Б) 777
В)7777
Г) 999

 

Карточка №3
Мәкальләрне татарчага тәрҗемә итеп языгыз.

  1. Не имей сто рублей, а имей сто друзей.
  2. Один за всех, все за одного.
  3. Семеро одного не ждут.
  4. Семь раз отмерь, один раз отрежь.

 

Дәресне йомгаклау. Укучыларның билгеләрен таблица белән чагыштыру. Билгеләрен күтәрергә теләүчеләргә өстәмә карточкалар бирү. Сау булыгыз.


Нигаметзянова А. Г.,
учитель татарского языка МОУ «Школа № 58» Советского района г. Казани 
sch_58@mail.ru

 

Другие новости по теме: