О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 4 класс » А. С. Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке»


Раздел: Татарский язык » 4 класс    

 Р. Х. Ягафарова «Книга для чтения» 4 класс.  УМК «Школа 2100»

 Переведённые произведения

Тема: А. С. Пушкин «Балыкчы һәм Балык турында әкият»

Максат:

1. А. С. Пушкин әкияте белән ана телендә танышу

2. Үзлектән һәм иҗади эшли белү күнекмәсен үстерү.

3. Комсызлык,усаллык һәм тәрбиясезлекнең начар булуын аңлату.

Җиһаз: А. С. Пушкинның портреты,сораулар,дәреслек,әкият сурәтләнгән рәсемнәр,уңышлар таблицасы

 

Дәреснең проекты

Дәреснең этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру моменты һәм максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра.

Сорауларга җавап бирү һәм үзләре теләгән билгене алу максаты куялар.

2

Текст һәм сораулар өстендә эш.

30 минут

Сорауларга җавапларны тикшерә һәм индивидуаль ярдәм күрсәтә.

Хикәядән өзек белән танышалар һәм сорауларга җавап әзерлиләр.

3

Сораулар буенча әңгәмә.

10 минут

Дискуссияне оештыра, ярдәмче сораулар бирә.

Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.

4

Рефлекция.

2 минут

Нәтиҗә ясый, таблицаны анализлый.

Алдан куелган билге белән таблицадагы билгене чагыштыралар.

5

Индивидуаль өй эше.

1 минут

Хикәяне тулысынча табып укырга киңәш итә.

Теләүчеләр өй эшен яза.

Дәрес барышы
Без бүген А.С.Пушкинның «Балыкчы һәм Балык турындагы әкият»ен укып аңа анализ ясарбыз.Безнең максат:әкият белән үзлектән танышу, сорауларга җавап бирү һәм әкият нинди максаттан чыгып язылуын ачыклау.
Җавап бирелергә тиешле сораулар өч баскычтан тора:А-эчтәлеге буенча сораулар;
В-анализларга,үз фикереңне белдерергә кирәк булган сораулар;С-иҗади бирем.Уңышлар таблицасына һәр җавапка плюс куя барырсыз.Үзегез алырга теләгән билгене дәфтәрнең кырына(полясына) куегыз.Дәрес ахырында без аны сез алган билге белән чагыштытырбыз.

А

1) Карт белән карчык ничә ел бергә торганнар?
2) Карт нинди эш белән шөгелләнгән?
3) Көннәрдән беркөнне ул нинди балык тоткан?
4) Алтын балык картка нәрсә дип ялынган?
5) Карт аңа ни дип җавап бирә?
6) Карчык башта нәрсә сораган?Ахырдан нәрсә сораган?

В

1) Әкияттәге нинди вакыйга алты тапкыр кабатлана?
2) Һәр яңа өзектә диңгез ничек үзгәрә?Ни өчен?
3) Карчыкның үз-үзен тотышына нинди мәкальләр туры килә?
4) Аның начар холыклы булуында картның гаебе бармы?
5) Әкияттә халык кемнән көлә?Ни өчен?

С
Мондый хәлдә калмасын өчен картка нинди киңәшләр бирер идең? Шуның турында кечкенә генә хикәя яз.

III Әзерләнгән җаваплар буенча әңгәмә.
IV Рефлексия.
У.: Безнең дәрес ахырына якынлашты. Сез бик күп сорауларга җавап бирдегез.Рәхмәт! Хәзер кем нинди нәтиҗәләргә иренкәнен карыйк.
-Теләгән билгесен алучылар кулыгызны күтәрегез.
- Кем теләгән билгедән югарырак билге алды?
- Кем теләгән билгедән түбәнрәк билге алды?
- Сез ничек уйлыйсыз,бу ни өчен шулай булды?Теләгән билгене алу өчен алдагы дәрестә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
V. Индивидуаль өй эше: Теләгән укучылар картка яки карчыкка характеристика язарга тәкъдим итәм.

 

Миначева Раиля Зуфаровна
МОУ «Татарская гимназия №2 им. Ш. Марджани» г. Казани
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: