О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 4 класс » Татарская литература » Казан шәһәре


Учебник: Р. З. Хайдарова (2010 г)
Максат: Яңа сүзләр белән танышу, текстның эчтәлеген аңлап уку, сорауларга җавап бирә белү, Казан шәһәрен өйрәнү.
Җиһазлау:сүзлек, төрле дәрәҗәдәге карточкалар, тактада плакатлар, өлгереш таблицасы.

Дәреснең проекты

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучуның эшчәнлеге

Оештыру. Максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә максат куялар

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль  эш

 

20 минут

Текст һәм сораулар бирә, укучыларга ярдәм күрсәтә.

Текст һәм сораулар белән танышалар.

Әңгәмә

20 минут

Текст буенча әңгәмә оештыра

Әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр.

Рефлексия

2 минут

Таблицаны  анализлый, дәрескә йомгак ясый.

Алырга теләгән билгеләр белән таблицаны чагыштыралар

Индивидуаль бирем

1 минут

 

Теләгән укучылар өй эшен язып алалар.

Стенограмма
1. Оештыру
Укучылар,  без бүген Казан шәһәре турында язылган текст белән  танышабыз. Текст бик җиңел һәм аңлаешлы. Текстны игътибар  белән укып чыгыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
2. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль  эш.
Карточка “А”
Бу раслаулар дөресме?
1. Казан — бик матур, тарихи шәһәр.
2. Казан — яңа, яшь шәһәр.
3. Алабугада тарихи урыннар бик күп
4. Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
5. Кол Шәриф мәчете җиде катлы.
6. Манара очында алтын ай бар.
7. Кремль янында университет бар.
8. Татарстанның Милли музее Кремль янында урнашкан.
Карточка «В»
Бирелгән җөмләләр кайсы рәсемнәргә туры килә, шул  җөмләләрне язып ал.
Карточка «С»
Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыр.
Казан — бик матур шәһәр. Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык.
Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар. Сөембикә манарасының очында алтын ай бар.
Текст
Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык. Казан — бик матур шәһәр. Бигрәк тә безгә Казан Кремле ошады. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар.Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алты ай бар.
Татарстанның Милли музее Кремль янында урнашкан. Без музейда булдык. Безгә музей ошады.

Нигаметзянова А. Г.
учитель татарского языка МБОУ «Школа № 58» Советского района г. Казани  
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: