О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Морфология » Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Сан


Татар теле. Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова, К. З.Зиннатуллина, Б. М. Мифтахов
Максат: «Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Сан» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.
Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Дәрестә эшләп өлгермәгән эшне өйгә бирә

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.
У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән һәркайсыбыз үзебез тукталган җирдән эшебезне дәвам итәрбез. Өйдә эшләгән вакытта сораулар туган булса, сорауларыгызны бирегез, мин сезгә ярдәм итәрмен. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Сан турында гомуми төшенчә. Кагыйдәләр белән танышып чыгыгыз. Рим цифрлары кертеп 3 җөмлә, гарәп цифрлары кертеп 3 җөмлә төзегез.
2. 240 нчы күнегү.
Б. 3. 239 нчы күнегү.
4. Сан төркемчәләре. 250 нче күнегү.
С. 5. 249 нчы күнегү.
6. 254 нче күнегү.
Өстәмә эш. 258 нче күнегү.

III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү.

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: