О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Морфология » Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Рәвеш


Татар теле. Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова, К. З. Зиннатуллина, Б. М. Мифтахов
Максат: «Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Рәвеш» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.

Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Дәрестә эшләп өлгермәгән эшне өйгә бирә

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру, актуальләштерү өлеше.
У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән һәркайсыбыз үзебез тукталган җирдән эшебезне дәвам итәрбез. Өйдә эшләгән вакытта сораулар туган булса, сорауларыгызны бирегез, мин сезгә ярдәм итәрмен. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А. 1. Рәвеш турында гомуми төшенчә. 262нче күнегү.
2. 264нче күнегү.
Б. 3. 265 нче күнегү.
4. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы. 268 нче күнегү.
5. 269 нчы күнегү.
6. Рәвеш төркемчәләре. 272 нче күнегү.
С. 7. Рәвеш дәрәҗәләре. 281 нче күнегү.
8. 282нче күнегү.
9. 283 нче күнегү. Морфологик анализ.
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү.

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: