О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Татарская литература » Иң җиңел көн...


УМК «Татарча да яхшы бел» Нигматуллина Р. Р.
Максат: Укучыларны текст белән таныштыру, төп геройга булган карашыңны белдерү, укучыларда үз-үзеңне дөрес тоту, тәрбия хисләре тудыру.
Җиһазлау: текст, сораулар, сүзлекләр.

 

Проект.


Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучуның эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә максат куялар

2

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль  эш

 

20 минут

Текст һәм сораулар бирә, укучыларга ярдәм күрсәтә.

Текст һәм сораулар белән танышалар.

3

Әңгәмә

20 минут

Текст буенча әңгәмә оештыра

Әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр.

4

Рефлексия

2 минут

Таблицаны анализлый, дәрескә йомгак ясый.

Алырга теләгәнбилгеләр беләнтаблицаны чагыштыралар

5

Индивидуаль бирем

1 минут

 

Теләгән укучылар өй эшен язып алалар.

 

Стенограмма
I. Оештыру
Укучылар  без бүген яңа текст белән танышабыз. Текст аңлау өчен бик җиңел һәм бик кызыклы. Безнең бурычыбыз -  текстка исем бирү, төп геройга карата үзебезнең фикерләребезне белдерү.

II. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль  эш
Сораулар А.
1) Текстта төп герой кем?
2) Маратның иң җиңел көне кайсы?
3) Ни өчен дүшәмбе  иң җиңел көн?
Сораулар В.
4) Марат ял көнен ничек үткәрде?
5) Нинди фәннәрдән өй эшләрен эшләмәде?
6) Синеңчә, ни өчен Марат дәрескә звоноктан соң кергән?
7) Ул үзен нинди сүзләр белән тынычландыра?
8) Марат нинди малай?
9) Ни өчен Марат кызарды?
10) Текстка нинди исем бирергә?
11) Сез Маратка нинди киңәшләр бирер идегез?
Сораулар С.
Марат тәртипле, акыллы бала булса, ул ял көнен ничек уздырыр иде? Кечкенә хикәя төзергә.
III. Әңгәмә
IV. Рефлексия.
Димәк, Марат — ялкау малай. Өй эшләрен эшләргә яратмый.Һәм шуңа күрә дә ул оятка кала, бөтен класс аннан көлә.
V. Теләгән укучылар өй эшләрен язып алалар.
  
Дүшәмбе — Маратның иң җиңел көне. Гадәттә, бу көнне ул яхшы билгеләр генә ала. Дәресләрдә дә кулын гел беренче күтәрә.
Бу ял көне бик күңелле үтте. Иртән Марат туйганчы йоклады. Аннан соң көне буе урамда дуслары белән футбол уйнады. Кич буе телевизор каршысында утырды. Башта мультфильм, аннан соң кызыклы фильм, аннары берничә күңелле тапшыру карады. Дәресләрен әзерләргә өлгермәде:татар теленнән күнегүне эшләмәде, рус теленнән кагыйдәне өйрәнмәде, инглиз теленнән шигырьне ятламады.
«Иртәгә иртәрәк торам да өйрәнәм», — дип уйлады ул.Ләкин тормады, чөнки кичтән бик соң ятты. «Тәнәфестә өлгерәм», — дип, үзен тынычландырды.
Ләкин тагын өлгермәде, чөнки класска звоноктан соң керде.
Татар теле дәресе башланды. Укытучы:
- Тактада күнегүне кем эшли?- дип сорады. Маратның күршесе Наилә кулын күтәрде.Укытучы аларга карады.
- Әйдә, Марат, такта янына чык, — диде.
- Мин бит кул күтәрмәдем, Наилә күтәрде, — диде Марат, үзе дә сизмичә.
Класс рәхәтләнеп көлде. Ә Марат кызарды. Аңа бик оят иде.

Иң җиңел — самый лёгкий
Гадәттә — обычно
Кулын күтәрә — поднимает руку
Туйганчы — вдоволь, досыта
Көне буе – целый день
Кич буе — весь вечер
Башта — сначала
Әзерләргә өлгермәде — не успел сделать
Иртәгә — завтра
Соң — поздно
Тынычландырды — успокаивал
Үзе дә сизмичә — сам того не замечая
Оят иде — было стыдно

Сораулар А.
1) Текстта төп герой кем?
2) Маратның иң җиңел көне кайсы?
3) Ни өчен дүшәмбе  иң җиңел көн?
  
Сораулар В.
1) Марат ял көнен ничек үткәрде?
2) Нинди фәннәрдән өй эшләрен эшләмәде?
3) Синеңчә, ни өчен Марат дәрескә звоноктан соң кергән?
4) Ул үзен нинди сүзләр белән тынычландыра?
5) Марат нинди малай?
6) Ни өчен Марат кызарды?
7) Маратка рәхәт булдыма?
8) Сез Маратка нинди киңәшләр бирер идегез?
9) Ни өчен Марат кызарды?
10) Текстка нинди исем бирергә?
11)  Сез Маратка нинди киңәшләр бирер идегез?

Сораулар С.
Марат тәртипле, акыллы бала булса, ул ял көнен ничек уздырыр иде? Кечкенә хикәя төзергә.

 

Нигаметзянова А. Г.,
учитель татарского языка, МБОУ «Школа №58» Советского района г. Казани
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: