О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 8 класс » Родной край — моя колыбель » Языковые и стилистические особенности повести Г. Баширова «Родной край — моя колыбель»


Цель: Проверить усвоение ранее пройденного материала по повести Г. Баширова «Родной край — моя колыбель»; развивать навыки самостоятельного анализа языковых и стилистических особенностей литературного произведения.
Оборудование: учебник, карточки.

Проект урока

Этап урока

Деятельность учителя

Деятельность ученика

Время

Орг. момент и целеполагание

Знакомит с целью урока, настраивает на рабочий лад

Ставят перед собой цель выполнить все задания и получить высокую оценку

1 минута

Актуализация знаний

Помогает ученикам при помощи опорных таблиц вспомнить материал прошлых уроков

Актуализируют свои знания, которые понадобятся на сегодняшнем уроке

4 минуты

Самостоятельная работа:
1) самостоятельное повторение изученного материала
2) работа с разноуровневыми карточками
3) совершенствование культуры речи учащихся

Контролирует повторение изученного материала, оказывает индивидуальную помощь.

Раздает карточки, организует самостоятельную работу

Изучают материал, выполняют задания

35 минут

Рефлексия

Подводит итог работе, анализирует карту достижений

Сравнивают полученную оценку с той, что планировали получить в начале урока

3 минуты

Индивидуальное домашнее задание

Предлагает взять некоторые карточки домой

Желающие забирают карточки домой

2 минуты

Карточкалар

Мин белә башлаган вакытларда әти илле яшьләрдән узган киң җилкәле, таза гына бер кеше иде. Коңгырт кара чәчендә бер генә бөртек агы да юк, тавышы калын, вак кына тешләре ап-ак булып, тезелеп кенә торалар.

Китерелгән өзектә кайсы герой тасвирланган? Аның әдәбият белемендәге атамасы ничек?

Бишмәт итәкләре шакраеп каткан да як-якка тырпайган, берәр нәрсәгә бәрелүгә, калай шикелле шыңгырдап тора” җөмләсендә кулланылган стилистик фигураның төрен (сурәтләү чарасын) билгеләргә.

“Сәке өстендә шуа башлаганнан алып, үз көнеңне үзең күрә башлаганчы, тормыш сине кырык сират күпереннән кичерә” җөмләсендә кулланылган “сәке өстендә шуа башлаган тормыш — үз көнеңне үзең күрә башлаганчы тормыш”, “сират күпере кичерү” тезмәләре лексик чараның кайсы төренә карый?

“Әле иркәли ул сине, әле яңаклап ташлый, бер көлдерә, бер елата” җөмләсендәге сурәтләү чарасын билгеләргә.

“Җирән кашка сагышы” дигән бүлектәге III өлештән табигать күренешен тасвирлаган 3-4 җөмләле өзекне күчерергә.

1) Урман бөтенләй үк яшелләнеп җитмәгән иде әле. 2) Аңа күгелҗем төс кенә кергән. 3) Тик каен күбрәк булган урыннар гына бераз яшелләнеп килә. 4) Тавышлар тынып торган арада ул яктан, тонык кына булып, күкеләр кычкырганы ишетелә. 5) Олы кешеләр әйтә, күке тавышы ишетелә башлагач, аю да арт санын суга манчып ала, ди. 6) Шуннан соң безгә дә су коена башларга ярый икән. 7) Шушы йөз төрле авазның һәммәсе өстендә сабанның сайрар кошы — тургайлар тавышы яңгырый. 8) Тургайлар, сайрый-сайрый күтәрелеп, төклетура хәтле генә калдылар. 9) Ә шулай да тавышлары баш очында гына яңгырый иде. 10) Миңа алар кояшның яктылыгына да, көннең матурлыгына да куаналар, менә бу кешеләрнең шулай тырышып-тырышып җир сөреп ятулары да аларның күңеленә хуш килә шикелле иде.

Бишенче җөмлә фольклорның кайсы жанрына карый?

Кайсы җөмлә бишенче җөмләдә әйтергә теләгән төп фикерне ача?

Беренче җөмләдәге бөтенләй үк сүзенең синонимын табарга.

Өченче җөмләдәге күбрәк сүзенең антонимын табарга.

Сигезенче җөмләдәге “Тургайлар төклетура хәтле генә калдылар” чагыштыруы нәрсәне аңлата?

Текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, ун җөмләдән ким булмаган (40-50 сүз) инша язарга.

Гарифуллина Мадина Давлетзяновна
Гимназия № 2. г. Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: