О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 8 класс » Подчинительная связь » Ияртүле бәйләнеш


Татар теле.- 7 нче сыйныф. Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов.- Казан: Мәгариф,2007.

Максат: укучыларның  яңа    күнекмәләр  белән  танышуы, алган  күнекмәләрен төрле  биремле  карточкалар  үтәп  ныгыту, дөрес язу күнекмәләрен ныгыту;

К. Насыйри  иҗаты  аша укучыларда  милли  горурлык, ихтыяр  көче,  җавплылык  хисе, әхлак  сыйфатлары  тәрбияләү.

 

Дәрес  проекты (Проект урока)

Дәрес  этабы Вакыт Укытчының  эшчәнлеге Укучының  эшчәнлеге
1 Оештыру.  Максат  кую. 1мин. Дәреснең  темасы,   максаты   белән  та-ныштыра Нинди  билге  аласы-лары килүне алдан  билгеләп  куялар
2 Яңа  тема  белән  таны-шу, сорауларга  җавап-лар  язу. 10 мин. Укучыларга  индиви-дуаль  ярдәм  күрсәтә. Җаваплар  язалар.
3 Төрле  дәрәҗәдәге  би-ремле карточкалар  бе-лән  эш. 30 мин. Укучыларга  индиви-дуаль  ярдәм  күрсәтә. Биремнәрне  эшлиләр.
4 Рефлексия 3мин. Нәтиҗә  ясый,  табли-цаны  анализлый.. Нәтиҗә  ясыйлар,  таблицаны  анализ-лыйлар.
5 Индивидуаль бирем. 1мин. Теләгән  укучыларга  өстәмә  биремнәр бирә. Теләгән  укучылар  өстәмә  биремнәр ала.

 

Стенограмма:

1. Оештыру.  Максат  кую.

У.: Укучылар, бүгенге дәрестә тезүле  һәм  ияртүле  бәйләнеш турында мәгълүмат  алырсыз,  төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып, белемегезне   ныгытырсыз. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтә-регезгә куегыз. Карточкалар  җиде  биремнән тора. Беренче, икенче кар-точкалар  “3”легә, дүртән алып бишкә кадәр- “4”ле, биштән  алып-“5”ле.

 

2.Яңа  тема  белән  танышу, сорауларга  җавап  бирү.

 

Сораулар.

1. Сөйләм   сүзләрнең  нинди  бәйләнеше   нигезендә  барлыкка  килә?

2. Иярүче  һәм  ияртүче  сүзләрне  ничек  аңлыйсыз?

3. Ияртүле  бәйләнештәге  сүзләр арасында  нинди  мөнәсәбәтләр  бар?

4. Тезүле  бәйләнеш  кенә  сөйләм  барлыкка  китерә  аламы?

5. Тезүле  бәйләнештәге  сүзләрне кайсы  җөмлә   кисәкләре  тәшкил  итә?

6. Ачыклаулы мөнәсәбәт нигезендә  кайсы  җөмлә  кисәге  барлыкка  килә?

7. Хәбәрлекле мөнәсәбәт нигезендә  кайсы  җөмлә  кисәге  барлыкка  килә?

8. Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә  кайсы  җөмлә  кисәге  барлыкка  килә?

 

3. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

Карточка №1

Күп нокталар урынына тиешле  хәрефләрне куеп язарга.

Әбүгалисина  үзенең  үтк...нлеге,  зирәклеге  белән  башка  балалардан  аерылып  т...ра  иде.  Ул бик  я...шы  укый,  ук...тучы  ни  генә  әйтсә  дә,  ул  бик  тиз  т...шенеп  ала,белгәнен  бер  дә  ...нытмый  иде.  Шулай ук  ук...тучы  с...йләгәннәр  белән  генә  к...нәгат...ләнеп  калмыйча,  яш...тән  үк  китаплар  укуга  бирелде.  Шуңа  күрә  күп  нәрсәләр  б...лде.                           

 

Карточка №2

Тезүле  бәйләнешкә  кергән  сүзләрне  үзләре  ачыклаган  сүз  белән  бергә  язып   алырга.

Тугры  сүзле,  гадел  кешенең  матурлыгы  артык  булыр.   Сиңа  изгелек,  яхшылык  кылган  кешегә  яманлык  кылма.  Залимнәргә  өстенлек  һәм  ярдәм  итүче  кеше — адәмнәрнең  явызрагыдыр.  һичбер  кешегә  телең  белән  җәрәхәт  салма, яман  сүз  әйтмә.   Яхшы  вә  йомшак  сүзгә  адәмнең  күңеле  эреп  китәдер.  Уйлап  вә  фикер  йөртеп  эшләгән  кеше     кайгыдан  имин  булыр.

 

Карточка №3

Күп нокталар урынына тиешле  сүзләрне куеп язарга,  хәбәрлекле мөнәсәбәттә торучы сүзләрнең асларына сызарга.

  1. Яхшылыкның  кадерен  белмәгән   ... ерак  булган  яхшы.
  2. Берәүгә  бер  ...  тисә -  сөйләп  йөрмә,  ...  яхшылык  күрсәң -  онытма.
  3.   Син саф  күңелле  вә   ...   ...  кешене  олыла  вә  ихтирам  ит.
  4. Гыйлем акчага килми, ... белән килә.
  5. Бер  кеше  сине  явыз ... рәнҗетсә, эчкерсезлегең  белән  вәгазь  кыл.
  6. Тар  холыклы  кешенең  ...  да  тар  була. Киң  холыклы  вә  сабыр  булырга  тырыш.

Файдалану өчен сүзләр: тырышлык, кешедән , холкы  белән , яхшылыгың, берәүдән, күркәм  холыклы,  ризыгы.

 

Карточка № 4

Ачыклаулы  мөнәсәбәттә  торган сүзләрне аерып алып языгыз.

Күренекле  галим,  укытучы  -  педагог  һәм  әдип  К.  Насыйри  татар  мәгърифәтчелек  хәрәкәте  һәм  әдәбияты  үсешендә  зур  роль  уйнады.  Аның  ярты  гасырга  сузылган  күптармаклы  һәм  нәтиҗәле  эшчәнлеге  халыкка  хезмәт  итүгә,  милләтнең  аң- белем  дәрәҗәсен  күтәрүгә  юнәлдерелгән.  Күпчелек  халыкка  аңлаешлы  татар  әдәби  телен  гамәлгә  ашыру  теләге  белән  янып- көеп  йөрүче  бөек  шәхес.

 

Карточка №5

Сүзләрне  бәйләнешкә  кертеп ,күчереп  языгыз.

Туа,  авылы,  Каюм  Насыйри,Югары  Шырдан,  губернасы,  өязе,Зөя,  Казан,  гаиләсе  мулла.  Әтисе , белем, башлангыч,ала.1841-1855,  Казан,мәхәлләсендәге,  укый,  мәдрәсәдә,  бишенче,елларда.  Духовная,соңрак,семинариядә,  теле,  татар,укыта.  Университеты ,  тыңлаучы,  Казан,  ирекле,  керә, булып.

 

Карточка №6

Сүзтезмәләргә  таркатып,  анализ  ясарга.

Әйткән  сүз  аткан  ук  кебек,  һәрбер  сүзеңне  уйлап  сөйләргә  кирәк.  Акыл  белән  тотсаң  вә  сарыф  итсәң,  аз  нәрсә  дә  бәрәкәтле  буладыр.      Китап  уку  кешенең  йөзенә  нур  күңеленә  шатлык  китерер,  шуның  өчен  акыл  хезмәте  белән  шөгыльләнүчеләрнең  йөзләре  мәхәббәтле   булыр.  Дуслык  -  кайгыны,шатлыкны  уртаклашудыр.Дус  буласы  кешене  яхшы  итеп  сынарга  кирәк.

 

Карточка №7

Исем  һәм  сыйфат  сүзтезмәләрне  язып  алырга.

“ Әбүгалисна”-  фантастик  повесть,  анда  төрле  могҗизалы  хәлләр  тасвирлана.  Гадәттән  тыш  хәлләрнең  чыганагы  -Әбүгалисинаның  белем  көче.

Әбүгалисина  — чынлыкта  булган  реаль  шәхес,  Көнчыгышта  киң  танылган  галим.  Аның  медецина  өлкәсендәге  китаплары  күп  гасырлар  буена  Европада   дәреслек  буларак  файдаланыла.  К.Насыйри  аны  хыялый  нигезгә  күчерә.

 

4. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы?

 

5. Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.

Сау булыгыз.

 

МОУ «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани»
Московcкого района г. Казани 

Хисамутдинова  Флера  Раисовна

 flerahafiz@gmail.com

Другие новости по теме: