О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 8 класс » Подчинительные предложения » Иярчен җөмләләрне кабатлау


Автор учебника и УМК. Татар теле.-8 нче сыйныф. М.З. Зәкиев.Казан: Мәгариф, 2007.

Максат: укучыларның алган күнекмәләрен биремле карточкалар үтәп ныгытуы.

Иярчен кушма җөмлә турында мәгълүматлы булу; иярченле кушма җөмләләрне аера белү күнекмәләрен үстерү; әхлак тәрбиясе бирү.

 

Дәрес проекты (Проект урока).
Укучылар, бүгенге дәрестә иярчен кушма җөмләләрне кабатларбыз, төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып, белемегезне ныгытырсыз. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар 5-6 биремнән тора. Беренче, икенче карточкалар «3»легә, дүртән алып бишкә кадәр- «4»ле, биштән алып-»5»ле.

 

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчән-леге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.

1мин.

Дәреснең темасы, максаты белән та-ныштыра

Нинди билге аласылары килүне алдан билгеләп куялар

2

Телдән сорауларга җавап бирү.

10 мин.

Укучыларга индиви-дуаль ярдәм күрсәтә.

Җавап бирәләр.

3

Төрле дәрәҗәдәге би-ремле карточкалар бе-лән эш.

30 мин.

Укучыларга индиви-дуаль ярдәм күрсәтә.

Биремнәрне эшлиләр.

4

Рефлексия

3мин.

Нәтиҗә ясый, табли-цаны анализлый..

Нәтиҗә ясыйлар, табли-цаны анализлыйлар.

5

Индивидуаль бирем.

1мин.

Теләгән укучыларга өстәмә биремнәр бирә.

Теләгән укучылар өстә-мә биремнәр ала.

 

Стенограмма .
I вариант.
1. Кабатлау, сорауларга җавап бирү.
 1). Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
2).Ул төзелеше буенча нинди төрләргә бүленә?
3). Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре буламы?
4). Барлык иярчен җөмләләрнең дә аналитик төре буламы?
5). Мәгънәләре буенча иярчен җөмләләр ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
6). Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә?
7). Кайсы иярчен җөмлә кайдан? кайдан? кая? Сорауларына җавап була?
8). Синтетик иярчен җөмләләр нинди баш җөмләгә, нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?
9). Мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән иярчен җөмлә ничек ди атала?
10).Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә?
11).Кайсы иярчен җөмләдә шарт фигыль формасы кулланыла?
12).Иярчен сәбәп җөмлә нинди сорауларга җавап була?
13).Бу нинди җөмлә: Без мәктәпкә барганда, кар ява иде.
14).Күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына кайсы иярчен җөмлә җавап бирә?
15).Иярчен максат җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?
16).Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз урын хәле булып килсә, иярчен җөмлә нинди төргә керә?

2. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.
Тест
1. Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (Мәкаль)
а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен ия җөмлә; б) иярчен шарт җөмлә.
2. Уйсу җирдә су җыела, шунда казлар коена. (Җыр)
а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен урын җөмлә; б) иярчен вакыт җөмлә.
3. Эше барның — ашы бар. (Мәкаль)
а) иярчен ия җөмлә; ә) иярчен тәмамлык җөмлә; б) иярчен аергыч җөмлә.
4. Син кайда — мин шунда, Галиям. (Җыр)
а) иярчен вакыт җөмлә; ә) иярчен хәбәр җөмлә; б) иярчен урын җөмлә.
5.Кем сабыр, шул эшнең җаен табар. (Мәкаль) а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен хәбәр җөмлә; б) иярчен ия җөмлә.

3. Текст белән эш. Тексттан без өйрәнгән иярчен җөмләләрнең санын язып алабыз.
(1) Сәламәтлек — зур байлык ул, һәрбер кеше үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.
(2) Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк.
(3)Иң мөһиме шул: ашый торган ризыкларда витаминнар булсын. (4) Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә ашарга тиеш.
(5) Кышын да, җәен дә саф һавада даими йөрү кеше организмына файда китерә. (6) Җәен су коенырга, көймәдә йөрергә, урманга барырга, бадминтон уйнарга мөмкин, ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы. (7) Теләге бар үз сәламәтлеген ныгытыр.
 (8) Яшьләр, шуны да исәптә тотыгыз: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, наркотик куллану кеше гомерен кыскарта. (9) Нинди генә авырлыклар килсә дә, аларга каршы торырга өйрәнегез, ихтыяр көчегезне югалтмагыз.

4. Җөмләләрне төзелеше ягыннан тикшерергә.
1). Без кабызган утлар сүнмәс алар.
2). Белеме күп укучы һәрчак алдынгы була.
3). Кем тырыша, аны һәрчак хөрмәт итәләр.
4). Мин беләм: сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.
5). Без печәнне сез өйрәткәнчә өйдек.
6). Кайда ныклы тәртип урнаштырыла, шунда эш яхшы сыйфатлы итеп башкарыла.
7). Сез бу хатны минем укыганда, бик күп еллар узган булырлар.
8). Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа ак юрган ябылган.
9). Без китәсе автобус никтер соңга калып килде.
10).Һәркемгә мәгълүм ки, илне хуҗасызлык тарката.

5. Җөмләләрне мәгънә ягыннан тикшерергә.
1). Фил күтәрмәгәнне, тел күтәрә.
2). Кемнең телендә ни булса, күңелендә шул була.
3). Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч була.
4). Яхшы үгет кермәсә дә, яман үгет керер.
5). Төбе күренмәгән чиләктән су эчмә.

6.Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә, җөмләләрнең төрен билгеләргә.
1. Яшь чагыңда ни чәчсәң, ...
2. Кем таза, ...
3. Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, ...
4. Агачы нинди, ...
5. Саулыгы ныкның ...

II вариант
1.Сорауларга җавап бирү.
 1). Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
2).Ул төзелеше буенча ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
3). Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре буламы?
4). Барлык иярчен җөмләләрнең дә аналитик төре буламы?
5). Мәгънәләре буенча иярчен җөмләләр ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
6). Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә?
7). Кайсы иярчен җөмлә кайдан? кайдан? кая? Сорауларына җавап була?
8). Синтетик иярчен җөмләләр нинди баш җөмләгә, нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?
9). Мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән иярчен җөмлә ничек ди атала?
10).Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә?
11).Кайсы иярчен җөмләдә шарт фигыль формасы кулланыла?
12).Иярчен сәбәп җөмлә нинди сорауларга җавап була?
13).Бу нинди җөмлә: Без мәктәпкә барганда, кар ява иде.
14).Күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына кайсы иярчен җөмлә җавап бирә?
15).Иярчен максат җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?
16).Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз урын хәле булып килсә, иярчен җөмлә нинди төргә керә?
 2. Тест
1. Исле чәчәк өзелсә дә, исе кала болында. (Җыр)
 а) иярчен вакыт җөмлә; ә) иярчен аергыч җөмлә; б) иярчен кире җөмлә.
 2. Онытмыйм дип, еракларга киттем. (Р.Әхмәтҗанов)
 а) иярчен сәбәп җөмлә; ә) иярчен тәмамлык җөмлә; б) иярчен максат җөмлә.
3. Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә. (Мәкаль)
 а) иярчен вакыт җөмлә; ә) иярчен урын җөмлә; б) иярчен ия җөмлә.
 4. Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г.Бәширов)
 а) иярчен вакыт җөмлә; ә) иярчен хәбәр җөмлә; б) иярчен урын җөмлә.
5.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың. (Мәкаль)
а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен хәбәр җөмлә; б) иярчен тәмамлык җөмлә.
3. Җөмләләрне төзелеше ягыннан тикшерергә.
1. Кешеләргә мәрхәмәтле булу бәндәләрнең үз-үзләренә мәрхәмәтле булуларыннан килә, чөнки кешеләргә булган мәрхәмәтләрнең нәтиҗәсе бәндәнең үзенә кайтыр.
2. Әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас.
3.Олылар үз итмәсә дә, балалар Бикәне яратты. (Г.Б.)
4. Әгәр кешеләрдә әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. 5. Тәрбияле булганы өчен, аны һәркем яратыр. (иярчен сәбәп җөмлә)
6. Ләкин шунысы бераз ару :бик әйбәт сукмак салынган. (Г.Ибраһимов)
7.Кеше ничаклы иркәләнсә, чир дигән нәрсә шулчаклы ярата аны. (М.Ә.)
8.Өем минем яктырсын дип, ут элдердем шәмнәргә. (Л.Л.)
9.Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. (Р.Ф.)
10.Кояш, офыктан аерылып, нарат биеклеге күтәрелде, шул вакытта Кама өсте чуп-чуар иде инде.
4. Җөмләләрне мәгънә ягыннан тикшерергә.
1. Таң беленүгә, ул торып йөри башлады. (Р.Төхфәтуллин)
 2.Ярлар бик тар булса ,ул — инеш.(Р.Фәйзуллин )
 3. Хәерле мал шулдыр: ул хәләлдән килер, изге юлга сарыф ителер.
4.Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә. (Ә.Б.)
5.Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. (Г.С.)

5..Бирелгән схемаларга туры китереп җөмләләр төзегез
( -кәч ) , [ ] [ ], ( ) [ ] : ( )

Дәресне йомгаклау.
Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы?
Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.
Сау булыгыз.

 
Хисамутдинова Флера Раисовна
МОУ «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани»
Московcкого района г. Казани

flerahafiz@gmail.com

Другие новости по теме: