Учебник: Зәкиев М.З. Татар теле. 8 сыйныф. Казан: Мәгариф, 2007.
Цель: Повторение ранее пройденного материала по разделам фонетики, лексики, морфологии, синтаксиса; углубленная подготовка к предстоящему экзамену; развитие навыков самостоятельной работы.
Оборудование: карточки, учебник.
Проект урока
Этап урока |
Деятельность учителя
|
Деятельность ученика
|
Время
|
Орг.момент и целеполагание
|
Знакомит с целью урока, настраивает на рабочий лад
|
Ставят перед собой цель выполнить все задания и получить высокую оценку
|
1 минута
|
Актуализация знаний
|
Помогает ученикам при помощи вопросов вспомнить материал прошлых уроков
|
Актуализируют свои знания, которые понадобятся на сегодняшнем уроке
|
4 минуты
|
Самостоятельная работа:
1) повторение пройденного материала
2) работа с разноуровневыми карточками
|
Контролирует выполнение, оказывает индивидуальную помощь.
Раздает карточки, организует самостоятельную работу
|
Повторяют материал, выполняют задание
|
35 минут
|
Рефлексия
|
Подводит итог работе, анализирует карту достижений
|
Сравнивают полученную оценку с той, что планировали получить в начале урока
|
3 минуты
|
Индивидуальное домашнее задание
|
Предлагает взять некоторые карточки домой
|
Желающие забирают карточки домой
|
2 минуты
|
Карточка биремнәре
А. Текстны игьтибар белән укыгыз. Аннан сон бирелгән тест биремнәрен үтәгез. Укыган текстка таянып, берәр дөрес җавапны билгеләгез.
Балыкларны коткаручылар
1) Көннәрдән бер көнне балыкчылар каргаларны каравылга — балыкларны сакларга куярга булдылар. 2) Кәҗәне кәбестәгә, песине каймакка якын китермәскә икәнлеген һәммәбез дә биш бармагы кебек белә. 3) Ә менә балыкчылар нигәдер каргаларга балыкларны ышанып тапшырдылар. 4) Каян башларына килгән диген?!
5) Кыш көне су асты дөньясында караңгылык, төссезлек хакимлек итә. 6) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, көчкә-көчкә кыймылдыйлар. 7) Һава җитми, суларга кыен аларга. 8) Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер урын да юк. 9) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак. 10) Кул кушырып карап торсаң, балыксыз калуың бар.
11) Менә каргаларның файдасы кайчан тиде. 12) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар. 13) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый. 14) Балыкчылар балыкларның эшләре хөрти икәнне шуннан беләләр дә инде. 15) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар. 16) Су астына чиста саф һава керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр. 17) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра. 18) Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен кузле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр. 19) Күргәнегезчә, балыклар язмышын ышанып тапшырырга була икән үзләренә.
1. Беренче җөмләдәге сызык куелу очрагына дөрес аңлатманы табыгыз.
1) Исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасына;
2) Аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдына;
3) Гомумиләштерүче сүз алдына куелган;
4) Дөрес җавап бирелмәгән.
2. 6-9 нчы җөмләләрдән катнаш кушма җөмләне билгеләгез.
1) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, кечкә-кечкә кыймылдыйлар.
2) Һава җитми, суларга кыен аларга.
3) Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер урын да юк.
4) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак.
3. 10-13 нче җөмләләрнең кайсысы арткы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрдән тезелгән?
1) Кул кушырып карап торсаң, балыксыз калуың бар.
2) Менә каргаларның файдасы кайчан тиде.
3) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар.
4) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый.
4. 4 нче, 5 нче, 7 нче җөмләләр арасыннан аерымланган рәвеш хәле белән катлауландырылганын табыгыз.
1) Каян башларына килгән диген?!
2) Кыш көне су асты дөньясында караңгылык, төссезлек хакимлек итә.
3) Һава җитми, суларга кыен аларга.
4) Дөрес җавап бирелмәгән.
5. 13-16 нчы җөмләләрдән капма-каршы мәгънәле бәйлек сузләр булганын курсәтегез.
1) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый.
2) Балыкчылар балыкларның эшләре хөрти икәнне шуннан беләләр дә инде.
3) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.
4) Су астына чиста саф һава керсен дип, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр.
6. 11-14 нче җөмләләр арасыннан синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.
1) 14; 2) 13; 3) 12; 4) 11.
7. 16-19 нчы җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүз булган җөмләне күрсәтегез.
1) 16; 2) 18; 3) 19; 4) 17.
8. 1-4 нче җөмләләрдән билгеләү алмашлыгы булган җөмләне күрсәтегез.
1) Көннәрдән бер көнне балыкчылар каргаларны каравылга — балыкларны сакларга куярга булдылар.
2) Кәҗәне кәбестәгә, песине каймакка якын китермәскә икәнлеген һәммәбез дә биш бармагы кебек белә.
3) Ә менә балыкчылар нигәдер каргаларга балыкларны ышанып тапшырдылар.
4) Каян башларына килгән диген?!
9. 15-18 нче җөмләләр арасыннан синтетик иярчен максат җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.
1) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.
2) Су астына чиста саф haвa керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр.
3) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра.
4) Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен күзле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр.
10. 15-17 нче җөмләләрнен кайсысында баш килештәге исем белән белдерелгән аергыч бар?
1) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.
2) Су астына чиста саф haвa керсен ечен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр.
3) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра.
4) Дөрес җавап бирелмәгән.
11. 12-15 нче җөмләләрдән хәл фигыльнең III формасы кергәнен билгеләгез.
1) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар.
2) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый.
3) Балыкчылар балыкларның эшләре хөрти икәнне шуннан беләләр дә инде.
4) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.
Б. Югарыда бирелгән тексттагы җемләләргә карап, тиешле җаваплар языгыз.
1. 1-5 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз
2. 18 нче җөмләдән татар теленә генә хас булган (үзенчәлекле) тартык авазлар кергән сүзләрне язып алыгыз.
3. 1-4 нче жөмләләрнең кайсында «бик яхшы белү» дигән мәгънәне белдергән фразеологизм бар? (Номерын языгыз)
4. 18 нче җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.
5. 9 нчы җөмләдән рәвешләрне язып алыгыз.
6. 11 нче җөмләдәге сүзтезмәләрне язып куегыз.
7. 2, 3, 4 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз.
8. 5 нче җөмләдән сингармонизм законына буйсынмаган сүзне күчереп языгыз.
С. Текст ахырында балыклар язмышын каргаларга ышанып тапшырырга була икән дигән фикер әйтелә. Әйләнә-тирәбездә яшәүче башка кош-корт Ьәм җанварларнын язмышы, аларны саклау һәм бәла-казалардан коткару турында ниләр уйлыйсыз? Шул турыда фикерләрегезне языгыз. Хикәянең күләме 10 җөмләдән дә ким булмасын.
Гарифуллина Мадина Давлетзяновна
МОУ «Татарская гимназия №2 им.Ш.Марджани» Московского района г. Казани
4701000114@tatar.mail.ru