Автор: М. З. Зәкиев
Максат: Иярчен җөмләләрнең төрләрен кабатлау. Схемаларын төзү, иярчен җөмләләрне табарга өйрәтү.
Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.
Дәреснең проекты:
№
|
Дәрес этабы
|
Вакыт
|
Укытучының эшчәнлеге
|
Укучыларның эшчәнлеге
|
1
|
Оештыру
Максат кую
|
1 минут
|
Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру
|
Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар
|
2
|
Белемнәрне актуальләштерү
|
5 минут
|
Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша
|
Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр
|
3
|
Мөстәкыйль эшләү:
- карточкалар белән эш
|
35 минут
|
Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә
|
Карточкалардагы биремнәрне үтиләр
|
4
|
Рефлексия
|
3 минут
|
Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый
|
Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар
|
5
|
Индивидуаль өй эше
|
1 минут
|
Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә
|
Теләүчеләр өй эшләре алалар
|
Дәрес барышы:
Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада кулана белү бурычы куела.
Актуальләштерү.
Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:
- Нинди җөмләләр иярчен җөмләләр дип атала ?
- Иярчен җөмләләрнең нинди төрләрен беләсез?
Мөстәкыйль эшләү.
-
- Бирелгән сорауларга җавап язарга. Күрсәтелгән җөмләләрнең төрен дөрес итеп билгеләргә.
- Бирелгән җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.
- Бәйләүче чараларын табарга, схемаларын төзәргә.
- Иярчен җөмләләрнең төрләрен кулланып кечкенә генә иҗади эш язарга.
Рефлексия.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.
Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.
А өлеше.
- Парлы мөнәсәбәтле сүзләр булганда, күрсәтү алмашлыгы ____ җөмләдә, сорау алмашлыгы ____ җөмләдә була.
- Мөнәсәбәтле сүз булган җөмлә ____ җөмлә була.
- Бәйләүче чарасы, көттерү паузасы булган җөмлә ____ ирчен җөмлә була.
- Синтетик иярчен җөмләләр ____ белән аерыла.
- “Кайчан?” дигән сорауга җавап булып килгән җөмлә иярчен ____ җөмлә дип атала.
- “Чөнки” теркәгече белән бәйләнгән җөмлә иярчен ____ җөмлә дип атала.
- “Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен” дигән җөмлә нинди җөмлә?
- “Кем сабыр, шул эшнең җаен табар” дигән җөмлә нинди җөмлә?
- Баш җөмләдәге эшнең урынын белдергән җөмлә иярчен ____ җөмлә дип атала.
- Иярчен сәбәп җөмләнең дә, иярчен максат җөмләнең дә сораулары “ни өчен?”. Аларны аеру өчен ____ ____ ____? дигән сорауны куеп карарга кирәк.
В өлеше.
Түбәндәге җөмләләрнең схемаларын төзеп, төрләрен билгеләргә:
- Әгәр шул чакта мин бу хыялларымы берәрсенә сөйләсәм, ул кычкырып көлгән генә булыр иде.
- Тагын шунысы бар: ундүрт яшьлек җиткән егет — сандыгымны әнидән күтәртеп барам.
- Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә, матур, милли көй.
- Кич җиткәндә генә, машиналарның соңгысын тутырдылар.
- Әнисе артык горур табигатьле кеше, шуңа күрә Гайнан әтисеннән читтә үсте.
- Көннәр бозылып китте, шул сәбәпле печән киптерүне вакытлыча туктатып торырга булдылар.
- Кичәге көн авыр булу аркасында, лейтенант йокыдан бик авырлык белән торды.
- Вакыт бик иртә булуга карамастан, Муса инде торган, гимнастик күнегүләр ясый иде.
- Бу төндә Соловьев кем белән генә сөйләшмәсен, һәммәсе шуңа охшашлырак сүзләр белән җавап бирделәр.
- Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.
- Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы.
- Кеше күңеле дә шулай: яраны, озак та үтми, башка хисләр күмеп, төреп ала.
С өлеше.
Иярчен җөмләләрнең төрләрен кертеп ”Бакчада” дигән темага хикәя язарга.
Хәйруллина Алсу Гәрәевна
Лицей № 149 Казань
L149.kzn@edu.tatar.ru