О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 9 класс » Сложное предложение » Кушма җөмлә


Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә максат куялар, дәрес ахырында алырга теләгән билгеләрен дәфтәргә язып куялар

2

Кагыйдәне аңлау һәм төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләү.

38 минут

Укучыларга индивидуаль якын килә, булышып йөри

Дәфтәрләрендә элиләр, аңламаган сорауларын укытучыдан сорыйлар.

3

Рефлекция

3 минут

Дәрескә йомгак ясый

Алырга теләгән билгеләрен алу-алмауларын ачыклыйлар

4

Индивидуаль бирем

2 минут

Өй эше итеп 14нче күнегүне бирә

Теләгән кеше өй эшен үзенә язып ала.

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.  Исәнләшү, дәрестә эшләү өчен уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү.  Дәреснең темасын, максатын әйтеп, эш тәртибен билгеләү, югары билге алуга омтылыш уяту.
  3. Төп өлеш.  Укучылар күнегүләр эшлиләр; укытучы тикшерә, ярдәм итә.
  4. Йомгаклау өлеше.  Нәтиҗәләр чыгарыла, билгеләр куела.
  5. Өй эше.  Теләгән кешегә өй эше бирелә.

Биремнәр:
“5”  — 11 бит, 12 күнегү + карточка. (Гади җөмләләрдән кушма җөмлә ясарга, баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә: Күк күкрәде. Җил исте. Яңгыр ява башлады. Көз килеп җиткән иде инде.)
“4”  — 11 бит, 13 күнегү + карточка. (Кушма җөмләне гади җөмләләргә бүлү, баш кисәкләрен табу һәм билгеләү:Мин йокыдан бик соңарып уянып киткәндә, буран инде туктаган иде.)
“3” — 10 биттәге күнегү (Җөмләләрдән баш һәм иярчен кисәкләрне табу һәм билгеләү)+ карточка .(Кушма җөмләне гади җөмләләргә бүлеп язу: Марат буген бишле алды, чөнки ул тырышып укый.)
Индивидуаль бирем:
11 бит, 14нче күнегү.

Гарифуллина Альбина Раильевна
МБОУ «СОШ  № 58» г. Казани
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: