О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Морфология » 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау


Максат: укучыларның белемен тикшерү,  системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

 

Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар, тестлар.

 

Цели: обобщить, проверить и систематизировать знания и умения учащихся о морфологии; закрепить  навыков грамотного письма, развивать умения самостоятельно работать, рассуждать.

 

Оборудование: карточки с заданиями, тесты.

 

 

Этап урока

время

Деятельность

учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент

Целепологание

1мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Работа с тестами

10 мин.

Раздает тесты, объясняет.

Пишут ответы.

3

Работа с разноуровневыми карточками,

30 мин.

Оказывает индевидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

3мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

 

Дәрес барышы.

 

-Укучылар, бүгенге дәрестә морфология  буенча алган белемнәрегезне төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз, тестлар ярдәмендә белемегезне тикшерерсез. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар биш биремнән тора. Бердән алып икенче карточкага кадәр “3”ле, өчтән алып дүрткә кадәр “4”ле, бишкә кадәр “5”ле

 

1.Тестлар белән эш.

 

1.Фигыль нинди сүз төркеме?

1) мөстәкыйль;

2) бәйләгеч;

3) модальлек сүз төркеме.

 

2.Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала?

1) -ган,-гән,-кан,-кән;

2) -ма;-мә;

3) -ар,-әр,-ыр,-р.

 

3. Боерык фигыль нәрсә белән төрләнми?

1) зат-сан белән;

2) барлык-юклык белән;

3) заман белән.

 

4.Хикәя фигыль нинди мәгънә белдерә?

1) эшкә куша,боера,өнди;

2) көтелгән эшнең киресен белдерә;

3) эш,хәл,хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли,хәбәр итә.

 

5. Үткән заман хикәя фигыль нинди мәгънәне белдерә?

1) сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне;

2) сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлне;

3) сөйләп торган вакыттан соң булачак эш-хәлне.

 

6. Шарт фигыль фигыльнең нигезенә нинди кушымчалар ялганып ясала?

1) -са,-сә;

2) -ды,-де,-ты,-те;

3) -ып,-еп,-п.

 

7. Сыйфат фигыль нәрсә белән төрләнми?

1) барлык-юклык белән;

2) заман белән;

3) зат-сан белән.

 

8. Кабатланып килгән хәл фигыльләр ничек язылалар?

1) кушылып;

2) сызыкча аша;

3) аерым.

 

9. Инфинитив,мөстәкыйль рәвештә кулланылганда,нинди мәгънә белдерә?

1) үтенү,ялваруны;

2) соклану,шатлануны;

3) боеру,тыю,өндәүне.

 

10. Иде,икән,имеш,бул,кыл,ит фигыльләре нинди фигыльләр?

1) мөстәкыйль фигыльләр;

2) ярдәмче фигыльләр;

3) ярдәмче фигыль урынында килгән мөстәкыйль фигыльләр.

 

Дәресне ныгыту

 

2) Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

 

Карточка №1

Тиешле бәйлекләрне куеп язарга.

 

1. Рөстәм Яхин фортепиано ... бик күп әсәрләр язган.

2. Композитор Фәрит Яруллин “Шүрәле “балеты ... дөняга танылды.

3. Иң беренче музей моннан 2500 ел ... Египетта барлыкка килгән.

4. Габдулла Тукай музеена яңа экспонатлар кую ... сөйләшү булды..

5. Беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллиа-Волжская беренче... сәхнәгә “Сәйяр” труппасы ... чыга.

 

Файдалану өчен сүзләр: элек,өчен,саен,аркылы,белән,турында,өчен,белән,тапкыр.

 

Карточка №2

 

Сүзләрне дөрес урнаштырып, җөмләләр төзергә.

1. Стилендә,модерн,бинасы,Казандагы,сынлы сәнгать музее,төзелгән.

2. Оеша,1939 нчы,опера һәм балет театры,елда, оеша,Казанда.

3. ”Качкын”,операсы,анда,булып,беренче,Нәҗип Җиһановның,куела.

4. Рудольф Нуриев,балет,фестивале,исемендәге,1995 нче,мае,елның,истәлекле,белән.

5. Уздырыла,фестивале,Казанда,Шаляпин,ел,саен.

 

Карточка №3

 

Тиешле сыйфат фигыльләрне куярга.                                                                                                              

Сикереп-сикереп ага кар сулары

Ермаклардан алга ташынып,

Шул сулардай ... гомеремне

Искә алам хәзер сагынып.

Гомер үтә, бәгыреңә

... эзләр бетми,

... куркулар һаман

Җаныңны эзәрлекли.                                                    (“Җәбер”).

 

Бирем. Күп нокталар урынына тиешле сыйфат фигыльләрне куеп языгыз: үткән,җиңелгән,уелган.

 

Карточка №4

Рәвешләрнең ясалышы буенча график төзергә.

Яшьләрчә, әкрен, ара-тирә, баштанаяк, быел, чын күңелдән, җәен, бүген, иртә-кич, тиз.

Тамыр:

Ясалма:

Кушма:

Парлы:

Тезмә

 

Карточка №5

 

Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

Шомырт.

Яз килгәч,авыл читендәге  шомырт агачы ап-ак яулыгын бөркәнде. Ул үзенең матурлыгы белән тирә-юньдәге агачлардан аерылып торды.

Һәр язда тирә-юньгә хуш ис таратып чәчәк аткан шомырт көзгә таба исә эре,тәмле җимешләрен кешеләргә өләште.

Әмма җәйге көннәрнең берсендә шәһәрдән кайткан 10-12 яшьлек малай шомырт агачын һәлак итте.

 

Дәресне йомгаклау.

 

-Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы? Таблицадан күренгәнчә алты укучының “5”ле, унике “4”ле, һәм дүрт укучы “3”ле билгесе алдылар.

Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек, кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.

Сау булыгыз.

 

Хисаметдинова Флёра Раисовна. Гимназия № 2. Казань

Другие новости по теме: