О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Повторение однородных членов предложения » Повторение однородных членов предложения


Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: җөмләнең тиңдәш кисәкләрен искә төшерү; тиңдәш кисәкләрне табуга күнегүләр эшләү; тиңдәш кисәкләр кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү, дәүләт йомгаклау имтиханнарына әзерләнү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Укучыларга теманы искә төшерү өчен, сораулар бирелә:

- Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында нәрсәләр белдегез?
- Тиңдәш кисәкләр үзара нинди бәйләнештә торалар?

Мөстәкыйль эшләү.

I рәт
(1)Кызыл ярның текә сыртына басып карасаң, күз алдыңда гаҗәеп күренеш ачыла. (2)Еракта иксез-чиксез кара урман күренә. (3)Якындарак ямь-яшел куаклары, соры кибәннәре һәм көмеш күлләре белән болыннар, тугайлар җәелеп ята. (4)Барысы да шундый матур, шундый ямьле булып күренәләр. (5)Яңа гына салынган җәмәгать биналары, мәктәп, клуб <…> һәммәсе дә, ерактан ук балкып, авылга ямь биреп тора. (6)Түбәнгә күз салсаң, баш әйләнә. (7)Җәйге кичләрдә Кызыл яр астында эре чабаклар тотып ятасың.
А 1. Тиңдәш кисәкләр ...
1) үзара тезүле бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр
2) үзара ияртүле бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр 3) бер үк сорауга җавап биргән, ләкин төрле сүзләргә караган кисәкләр А 2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?
1) җөмләнең ияләре генә тиңдәшләнеп килә ала
2) җөмләнең ияләре һәм хәбәрләре тиңдәшләнеп килә ала
3) җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәшләнеп килә ала
В 1. Тексттан тиңдәш кисәкләре җыючы теркәгече белән бәйләнгән җөмләнең номерын күрсәтегез.
В 2. Тексттан тиңдәш кисәкләре интонация ярдәмендә бәйләнгән җөмләнең номерын күрсәтегез.
В 3. Гомумиләштерүче сүзе булган җөмләнең гомумиләштерүче сүзен языгыз.
В 4. Текстта <…> билгесе урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез.
В 5. Тиңдәш түгел аергычлы җөмләнең номерын күрсәтегез, аергычларын язып алыгыз.
С 1. “Яз” темасына зур булмаган текст языгыз. Текстта тиңдәш кисәкләр кулланыгыз.

 II рәт
(1) Балалар яңгырдан соң урамга чыктылар. (2)Кара-кучкыл су өстендә түгәрәк-түгәрәк җитез алкалар йөгерешә. (3)Аларга бөтен дөнья яңарып киткән һәм яктырып киткән кебек күренде. (4)Бүгенге авыл төзек тә, культуралы да. (5) Авылның культура учаклары ярты төнгә кадәр гөр килә. (6)Җыелышлар, киңәшмәләр, докладлар <…> барысын да шунда уздыралар. (7)Әле бер якта, әле икенче якта аңа сокланып караган күзләр күренә.
 А 1. Тиңдәш кисәкләр үзара нинди бәйләнештә торалар?
1) тиңдәш кисәкләр үзара тезүле бәйләнештә генә торалар
2) тиңдәш кисәкләр үзара ияртүле бәйләнештә генә торалар
3) тиңдәш кисәкләр үзара тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торалар
А 2. Каршы куючы теркәгечләрне күрсәтегез.
1) һәм, вә, да,дә
2) я, яисә, яки
3) ләкин, ә, бәлки
В 1. Тексттан тиңдәш кисәкләре бүлүче теркәгеч белән бәйләнгән җөмләнең номерын күрсәтегез.
В 2. Тексттан тиңдәш кисәкләре интонация ярдәмендә бәйләнгән җөмләнең номерын күрсәтегез.
В 3. Гомумиләштерүче сүзе булган җөмләнең гомумиләштерүче сүзен языгыз.
В 4. Текстта <…> билгесе урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез.
В 5. Тиңдәш түгел аергычлы җөмләнең номерын күрсәтегез, аергычларын язып алыгыз.
С 1. “Яз” темасына зур булмаган текст языгыз. Текстта тиңдәш кисәкләр кулланыгыз.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
149 нчы лицей, Казан шәһәре
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: