О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Распространенные и нераспространенные предложения » Җыйнак һәм җәенке җөмләләр


Максат: укучыларның белемен  системага салу, практик куллана алуларына ирешү; яңа  күнекмәләр   бирү.

Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар.

 

Дәрес барышы.

 

Укучылар, бүгенге дәрестә синтаксик    берәмлекләр  буенча алган белемнәрегезне төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз,җыйнак  һәм  җәенке  җөмләләр  турында  мәгълүмат    алырсыз,   сораулар   ярдәмендә белемегезне тикшерерсез. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар ике вариантта җиде  биремнән тора. Беренче  һәм  икенче   карточкага кадәр “3”ле, өчтән алып дүрткә  кадәр  “4”ле, бштән   алып җидегә кадәр “5”ле.

 

Проект урока татарского языка в 7 а классе по теме «Җыйнак  һәм  җәенке җөмләләр»(Расспространённые  и  не расспространённые) .

 

Цели: обобщение, проверка и систематизация знаний и умений учащихся о; закрепление навыков грамотного письма, развитие умения самостоятельно работать, рассуждать.

 

Оборудование: карточки с заданиями.

 

Этап урока

время

Деятельность

учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент

Целепологание

1мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Блиц-  вопросы  по  пройденной  теме.

6мин.

Контроль,  оценка знаний  учащихся.

Пишут ответы.

3

Изучение  нового  материала.

5

Оказывает  индивидульную  помощь.

Изучают  и  отвечают  на  вопросы.

3

Работа с разноуровневыми карточками,

30 мин.

Оказывает индивидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

2мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

 

1.Үткәннәрне  кабатлау.

Сораулар.

 

  1.  Синтаксис  фәне  нәрсәне  өйрәнә?
  2. Синтаксик  берәмлекләргә  нрсәләр  керә?
  3. Нәрсә  ул  сүзтезмә?
  4. Сөйлмдә  сүзләрнең  ничә  төрле  бәйләнеше  бар?
  5. Нинди  бәйләнеш  тезүле  бәйләнеш  була?
  6. Ияртүле  бәйлнеш  дип  нәрсәгә  әйтәләр?
  7. Ияртүле  бәйләнештәге   сүзләр  арасында  нинди  мөнәсәбәт   урнаша?
  8. Нәрсә  ул  синтагма?
  9. Җөмлә  дип  нәрсә  атала?

10.Ниндн  җөмлә  төрләре  бар?

 

Дәресне ныгыту.

 

1)      Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

 

                                              Бирем №1

 Күп нокталар урынына тиешле  хәрефләрне куеп язарга,  ачыклаулы  мөнәсәбәттә  булган   сүзләрне  язып  алырга.

Кем (генә) җырламаган урман җырларын. Кайсы (гына) шаг...р... аны с...еп  тас...ирламаган. Ямен, матурлыгын санарга сүз җитми. Файдасы г...ят...  күп аның. Яшел шау (да) ул, саф ...ава (да). Нинди (генә) кошлар юк анда!...                                                                                      Урман (да) тузан юк. Ч...нки бер г...ктар чыршы елына утыз (ике) т...нна тузан   “йота“. Нарат шул (ук) м...йдан (да) утыз (алты) т...нна тузанны юк итә.                                                                                                                                Урманны саклагыз, ул-  д...н...я  күрке.

 

                                                  Бирем №2

Күп нокталар урынына тиешле  сүзләрне куеп язарга,  хәбәрлекле мөнәсәбәттә торучы сүзләрнең асларына сызарга.

  1. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге ... (Ш. Мәрҗани)                           
  2. Кечкенә Муса беренче ... 1915 нче елда яза. (Г. Кашшаф)
  3. Безнең ... халкында икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. (Ә. Еники)
  4. Мин тимәм сезгә, фәкать ... тыңлармын. (Г. Тукай)
  5. ... таң нурыннан уянды ромашкалар. (М. Җәлил)
  6. Гыйлем акчага килми, ... белән килә. (Мәкаль)

Файдалану өчен сүзләр: тырышлык, юк, шигырен   сайравыгызны, иртәнге, татар.            

 

                                                    Бирем №3     

Исем  һәм  сыйфат  сүзтезмәләрне  язып  алырга.

  Салих Сәйдәшев үзенең тормышында да кызыклы һәм ягымлы кеше иде. Тапкыр һәм үткен сүзле, шаян табигатьле, кешенең хәленә керә белә, кайгылыны юата, дусын көлдерә, җылы сүз таба белә.Ул –татар музыкасына нигез салучы, татар халкының музыка өлкәсендәге сәләтлелеге никадәр көчле булуын беренче булып үз иҗаты белән расалаучы! Шуның өчен аны халык зурлады, хөрмәт итте                   

 

                                                  Бирем №4       

                         Җыйнак    җөмләләр  итеп   язып   алыгыз.

     Карл Фукс  Казан татарлары көнкүрешен  өйрәнгән .    Ул рус укучысын татар халык шигърияте белән   таныштырган.  Казан университетында күренекле химиклар Н.Н.Зинин,А.М.Бутлеров,Арбузов     эшләгән.    Казанда укыган,Петербургта яшәгән Г.Р.Державинга Бауман урамында һәйкәл   куелган .   Казанда Рәсем сәнгате музее 1959 нчы елда    ачылган.

 

                                           Бирем №5

 

           Җыйнак  җөмләләрне  җәенкеләндереп  язарга.

Көз  җитте.  Яфраклар  саргайды.   Яңгырлар  ява.  Кошлар  китте.

  Көннәр  күңелсез.

 

                                     Бирем №6

Сүзләрне  урыннарына  куеп,  мәкальләрне  җәенкеләндереп  язарга.

    ...  тел   ...   кыскартыр.    ...   теле  саф.  ...тел-зәһәр,  ...  тел- шикәр.Ир  ...  кадерле.  ...  сүз  җан  эретә.

 Файдалану өчен сүзләр:  инсафлының,   ачы ,  татлы,   озын,   гомерне,җайлы,  илендә.

 

                                              Бирем №7

.

Сүзләрне  урыннарына  куеп ,шигырьне   язарга.

 

 Кырку калды, язга, февраль, охшап

Уйсу сулар, җыелды, җиргә

Агач кунаклаган, башларына,

Кар җиргә, коелды, шыбырдап.

                                                       (“Сагыну билгесе”).

 

2  вариант.

 

Бирем №1

Күп   нокталар   урынына  тиешле  сүзләрне  куярга  ,  аныклаулы  мөнәсәбәттә  булган,  тезүле   бәйләнештә  торган  сүзләрне  язып  алырга.

         Сәяхәтебезне Казан шәһәренең ... -Бауман урамыннан    ...

Элек ул Зур Проломный   ...   дип аталган. Хәзер ул-...   урамы.

...     урамында ...   биналар, ...   Һәйкәлләр бар.

Файдалану   өчен   сүзләр: борынгы,Бауман,урамы, тарихи, җәяүлеләр, башлыйбыз, үзәге.

 

                                                  Бирем №2

Төшеп  калган  хәрефләрне  куярга ,  хәбәрлекле      бәйләнешкә  кергән сүзләрне    язып   алырга.

К...зг... җилләр  искәндә,

Яфракларны ...згәндә,

Яшеллегем оча дип

...згәләнмә, ...рәңг ... .

 

Яфракларың т...рл...дән,

Көз яменә т...р...нгән.

Күр үзеңне, ...рәңг... ,

Син — кызыллы, к...рәнле.

 

Бирем №3 

 

Ачыклаулы  мөнәсәбәттә  торган сүзләрне аерып алып языгыз.

Шомырт   ап-ак  чәчәк аткан. Авылны хуш ис чорнап алган. Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. Алар шатланып гөжлиләр. Иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп киткән. Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап торалар.   Табигатькә мул, тыныч рәхәтлек иңгән.

                                          Бирем №4

Исем  һәм  фигыль  сүзтезмәләрне   язып  алырга.

Чирәм  өстеннән  бару,  халыкка  таныш,  яшьтән  оста,  болынга  чыгу,  матур  җәй,  барасы  юл,  артык  озын,  бүген  иртән,  кошның  канаты,  мәктәптә  уку,  елгага  төшү,  аларның  өйләре,  кояшта  җемелдәү,  эшчеләрдән  алтау,  йөрергә  уңай,  татарча  белү.

 

                                            Бирем №5

Җәенке  җөмләләрне  җыйнакландырып  язарга.  

Караңгы  төшеп  килә.  Зәңгәрсу –кара  күк   йөзендә  беренче  йолдызлар  җемелди.  Каршы  як  офык  читенә  алтынсу  кызыллык  җәелә,  юка  болыт  астыннан  ай  калкып  килә.

Салкынча  да,   җылымса  да  йомшак  җил  нарат  исе  тарата.Казан  астындагы  учактан  төшкән  кызгылт  яктылык  инде  тараеп  калган.Бу  яктылык  артындагы  кап-кара  басу,  юл  буендагы  зелпе  куагы  юка  гына  күксел  пәрдә  аша  күренә  кебек.

 

                                              Бирем №6

Җыйнак  җөмләләрне  җәенкеләндереп  язарга.

                                      Экскурсия. 

Көз  дә  җитте.  Без  укыйбыз  инде.   Көтеп  алдык.  Без  киттек.  Барып  җиттек. Урман  матур.  Алан  күренә.  Без  җыярга  керештек.  Берәүләр  җыя.  Икенчеләр  күзәтә,  яза.

Урман  ошады.Яме  бар.

 

                                                 Бирем №7

Кечкенә  инша  язарга. 

“Сәламәт  тәндә-  сәламәт  акыл”.

 

Дәресне йомгаклау.

Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы? Таблицадан күренгәнчә, алты укучының “5”ле, унбиш “4”ле, һәм дүрт укучы “3”ле билгесе алдылар.

Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек.

Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.

 

Сау булыгыз.

 

Хисамутдинова Флера Раисовна Гимназия № 2 Казань

Другие новости по теме: