О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Фонетика » Фонетика бүлеген кабатлау


Максат: укучыларның белемен тикшерү,  системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар, тестлар.

 

Дәрес барышы.

Укучылар, бүгенге дәрестә фонетика бүлегендәтөрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз, тестлар ярдәмендә белемегезне тикшерерсез. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар ике вариантта.Беренче  вариант биш биремнән, икенче  вариант алты  биремнән тора. Бердән алып икенче карточкага кадәр “3”ле, өчтән алып  дүрткә кадәр “4”ле, биштән  алып — “5”ле.

 

Проект урока татарского языка в 5 а классе по теме «Фонетика» (повторение)

Цели: обобщение, проверка и систематизация знаний и умений учащихся о фонетики; закрепление навыков грамотного письма, развитие умения самостоятельно работать, рассуждать.

 

Оборудование: карточки с заданиями, тесты.

 

Этап урока

время

Деятельность

учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент

Целепологание

1мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Работа с тестами

10 мин.

Раздает тесты, объясняет.

Пишут ответы.

3

Работа с разноуровневыми карточками,

30 мин.

Оказывает индивидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

3мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

 

Дәресне ныгыту.

1)      Укучылар тестлар белән эшлиләр.

                        Дөрес җавапларны билгеләгез.

 

А1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

   — аваз төзелешен һәм сүз ясалышын өйрәнә;

  — телнең аваз төзелешен өйрәнә;

—      сүз ясалышын өйрәнә;

А2. Сузык авазлар нәрсәдән ясала?

—      тавыштан һәм шаудан;

—      шаудан ясала;

                — тавыштан ясала;

А3. Кайсы тартыклар икешәр авазга билге булып йөри?

—      щ; в; г; к;

                — в; г; к;

                    -ч; в; г; к;

А4. Яңалык сүзендәге я хәрефе нинди авазны белдерә?

               — [й] һәм [а] кушылмасын;

               — [й] авазын;

—    [а] авазын;

А5. Татар  алфавитында  ничә  хәреф?

а) 39

б) 37

в) 40

А6. Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез.

—      алъяпкыч, көньяк, берьюлы;

                — сәнгать, китап, яшел;

—      юлчы, елмаю, егерме;

А7. Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.

                — [п] [б] [м][w]; 

-[в] [ф] [w][x];

—      [м] [в] [ф] [й];

А8. Иреннәрнең катнашу, катнашмавына карап сузыклар…

               — өч төркемгә бүленә;

—       дүрт төркемгә бүленә;

       — ике төркемгә бүленә;

А9. Озын сузыкларны күрсәтегез.

                — [а] [ә] [и] [у] [ү];

—      [о] [ө] [ы] [е];

—      [а] [у] [о] [э]

А10. [й] тартыгы ясалышы ягыннан:

           — тел арты;

           — тел уртасы;

           — тел алды. 

А11. Күп  нокталар  урынына  бирелгән  хәрефләрнең  кайсын  язарга?

Вәг...дә,  иг...тибар,  тәк...дим,ал...япкыч.

-          ь

-          дөрес  җавап  бирелмәгән.

А12. Бирелгән  сүзләрдә  к  хәрефе  нинди  авазга   билге  булып  килә?

Кеше,  күл,  кино,  кичә, күлмәк.

-[ к]

-[къ]

-дөрес  җавап  бирелмәгән.

 

2)      Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

 

Вариант 1.

1 нче карточка .

Күп нокталар урынына тиешле  сүзләрне куеп язарга,  алгы  рәт  сузыкларның асларына  бер,  арткы  рәт  сузыкларның  ике  сызык сызарга.

 

  1. Яхшылыкның  кадерен  белмәгән   ... ерак  булган  яхшы.
  2. Берәүгә  бер  ... тисә -  сөйләп  йөрмә,  ...  яхшылык  күрсәң -  онытма.
  3.   Син саф  күңелле  вә   ...   ... кешене  олыла  вә  ихтирам  ит.
  4. Гыйлем акчага килми, ...белән килә.
  5. Бер  кеше  сине  явыз ...рәнҗетсә, эчкерсезлегең  белән  вәгазь кыл.

         6.Тар  холыклы  кешенең  ...   да  тар  була. Киң  холыклы  вә  сабыр  булырга  тырыш.

 

Файдалану өчен сүзләр: тырышлык, кешедән , холкы  белән , яхшылыгың, берәүдән, күркәм  холыклы,  ризыгы.

 

2 нче карточка  .

Иренләшкән  авазлары  булган  сүзләрне язарга.

 

             Умырзая — язның беренче чәчәге.Умырзаялар орлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк өзелсә дә , берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк орлыгыннан үсенте икенче елда ук түгел, ә берничә елдан соң гына шытып чыга. Аларның болай да кыска гомерен  өзү  безнең тарафтан шәфкатьсезлек булыр иде.

 

3 нче карточка  .

 

О, ы, е  хәрефләре  белән  белдерелгән  сузыклар  кайсы  сүзләрдә  озын,  кайсыларында  кыска  әйтелә,  аерып  языгыз. 

Океан, вагон, вакыт , башкорт, завод, суык, ылыс, кино,  агроном,  корыч,болан, форма,  томан ,  болын, посылка, авыз, глобус, гомер, вышка,  тыл,  бодай,  герб,  бокс,  оста,  кедр,  тырыш,  лозунг,  торф,  былбыл,  элемтәче.

 

4 нче карточка  .

                  Тиешле урыннарга о, ы  хәрефләрен куегыз

Т…рм…ш, ч…к…р, т…л…м, т…р…ш, ш…рп…, т…ман, б…лан, б…рау, б…л…т, с…лу, ...ешма, …чучы, к…рал, к…л…ч, т…н…чл…к, к...р...л...к,  б...з,  ...рл...к,к...ймак,  ...мт...л...ш.

 

5 нче карточка  .

                      Тиешле  урынга ө, е хәрефләрен куегыз.

 

К...зг...җилләр  ...ргәндә,

Яфракларны  ...згәндә,

Яшеллегем оча дип

...згәләнмә, ...рәңг... .

Яфракларың т...рл...дән,

К...з яменә т...р...нгән.

 

Күр үзеңне, ...рәңг...

Син — кызыллы, к...рәнле.

Яш...лл...г...ң, яшьлегең

Язын килер, ...рәңг...

Яш...лл...кн... җир бирер,

Син җирне т...р, ...рәңг...

                                                                                                                                Р. Хәлиуллина.

                                                                               6 нчы карточка.

                   Сүзләрне   аваз  составы   ягыннан  тикшерегез.

Үрнәк:  елга — [й] [ы] [л] [гъ] [а].

      Егет,  яшен,  каеннар,  юкә, яңгыр,   юлдаш,   ямьле, биек,  Әюп,  тәрбия,оешма,  егерме.

 

Вариант 2.

1        нче  карточка.

Иренләшкән  сузыклы  сүзләрне  билгеләгез.

 

Туган ягым

      Яшел тугайларым, имән урманнарым. Иделемә карап сокланам, ерак бабаларымны уйлыйм.

Үземне мең еллык имән итеп тоям. Тамырларым — халкым.

     Челтерәп аккан тау сулары да миңа карап  гөрләвекләр телендә матур җыр  җырлый сыман. Әйе, без — ерак нәсел балалары. Үткәннәргә тугры калып, киләчәккә киң адымнар белән атлаучылар.

 (Ә. Гадел).

 

2нче карточка .

[Къ],  [гъ]  авазлары  булган  булган  сүзләрне  билгеләгез.

 

                                                  Татарстан.

Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

Татарстанны зур агым сулар бизи. Татарстан аркылы Идел, Нократ, Чулман, Агыйдел елгалары ага. Ул шулай ук яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәле, балыклы, кош-кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә дә бай. Бездәге Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары, Аккош, Кабан, Зәңгәр күлләре үзләре генә ни тора!

 

3нче карточка .                                    

                               Алгы   рәт   сузыклардан   гына  торган   сүзләрне   билгеләгез.

 

Татарстанның шәһәрләре  бик матур. Исемнәре җырларда да җырланган. Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама да төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яшиләр. Татарстан бөек шәхесләре белән дә горурлана ала. Г.Тукай С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Х. Якуповның исемнәре бик күпләргә таныш.

                                                             4нче  карточка.

                                   Җәяләр  эчендә  бирелгән  кушымчаларны  ялгап  языгыз.

 

Китап,  туп,  сап(-ы);  калфак,  тарак,  яңак(-ым);  теләк,  йөрәк,   йөк(-ебез); ;  руль,  лагерь,  модель (-ны,  -не);  санау,  карау,  сорау(-ы);  сәгать,  сәнгать,  табигать(-ы,  -е);  күп,  сак,  сирәк(-рак,-рәк);  буй,  көй,  өй(-ы,-е).

 

                                                              5нче  карточка.

                           Бирелгән  сүзләрдән  файдаланып,  кечкенә  генә  инша  языгыз.

 

Экскурсия,  табигать,  теплоход,  пристань,  ямь-яшел,  дөнья,Агыйдел,  шомырт,  карлыган,  бөрлегән,  бөтен,  иртәнге,  сәгатьләр,  июнь,  ямьле,  су  өсте,  көзге,  дәвам  итү, сәламәтлек.

 

Дәресне йомгаклау.

Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы? Таблицадан күренгәнчә, алты укучының “5”ле, унике “4”ле, һәм дүрт укучы “3”ле билгесе алдылар.

Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек.

Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.

 

Сау булыгыз.

 

Хисамутдинова Флера Раисовна Гимназия № 2 Казань

Другие новости по теме: