О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Фонетика » Фонетика буенча үткәннәрне кабатлау


Автор учебника и УМК. Татар теле.-5 нче сыйныф. Р. А. Юсупов, Ч. М. Харисова. Казан: Мәгариф, 2006.
Максат: укучыларның белемен тикшерү, системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар.

Дәрес барышы.
Укучылар, бүгенге дәрестә фонетика буенча үткәннәрне кабатларбыз. Төрле дәрәҗәдәге биремнәрне үтәрсез. Биремнәр өч өлешкә бүленә.
*Беренче өлештә тестның җаваплары билгеләнә, һәр дөрес җавапка 1 балл куела.
*Икенче өлештәге биремнәргә җавапны үзегез уйлап язасыз, һәр дөрес җавапка 2 шәр балл куела.
*Өченче өлештәге биремдә иҗади эш башкарырга кирәк. Дөрес язылган җавапка 3 балл куела.
Максималь баллар суммасы -22.
21-22 балл –“5”ле, 15-20 балл-“4”ле, 12-14 балл-“3”ле, 11 баллдан — “2”ле.
Искәрмә. 3 төзәтү булганда, бәя 1 баллга киметелә.
Проект урока татарского языка в 5 а классе по теме «Фонетика» (повторение)
Цели: обобщение, проверка и систематизация знаний и умений учащихся о фонетики; закрепление навыков грамотного письма, развитие умения самостоятельно работать, рассуждать.
Оборудование: карточки с заданиями.

Этап урока

время

Деятельность
учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент
Целепологание

1 мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Работа с тестами

1 0мин.

Раздает тесты, объясняет.

Пишут ответы.

2

Работа с разноуровневыми карточками,

31 мин.

Оказывает индивидуальную помощь

Делают задания.

3

Рефлексия

2 мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1 мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

Дөрес җавапларны билгеләгез.
А1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

  1.  аваз төзелешен һәм сүз ясалышын өйрәнә;
  2. телнең аваз төзелешен өйрәнә;
  3. сүз ясалышын өйрәнә;

А2. Сузык авазлар нәрсәдән ясала?

  1. тавыштан һәм шаудан;
  2. шаудан ясала;
  3. тавыштан ясала;

А3. Кайсы тартыклар икешәр авазга билге булып йөри?

  1. щ; в; г; к; 2) в; г; к; 3)ч; в; г; к;

А4. Кайсы сүзләрдә сүзләр гармониясе сакланмый?
1)авыл, урам, озын;
2)күлмәк, шәһәр, түгәрәк;
3)төнбоек, үзаң, көнбагыш;
А5. Татар алфавитында ничә хәреф?
1)38 2) 37 3) 40
А6. Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез.

  1. алъяпкыч, көньяк, берьюлы;
  2. аласың, китап, яшьлек;
  3. юлчы, елмаю, егерме;

А7. Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.

  1.  [п] [б] [м] [w] 2) [в] [ф]; 3) [м] [в] [ф] [й];

А8. Иреннәрнең катнашу, катнашмавына карап сузыклар…

  1. өч төркемгә бүленә;
  2. дүрт төркемгә бүленә;
  3. ике төркемгә бүленә;

А9. Озын сузыкларны күрсәтегез.
1) [а] [ә] [и] [у] [ү] [ы] [о] [э];
2) [о] [ө] [ы] [е];
3) [а][у][о][э]
А10. [й] тартыгы ясалышы ягыннан:

  1. ал арты; 2) тел уртасы; 3) тел алды.

А11. Күп нокталар урынына бирелгән хәрефләрнең кайсын язарга?
Вәг...дә, иг...тибар, тәк...дим, ал...япкыч.

  1. Ь билгесе 2) дөрес җавап бирелмәгән 3) ъ билгесе

А12. Бирелгән сүзләрдә к хәрефе нинди авазга билге булып килә?
Кеше, күл, кино, кичә, күлмәк.
1) [ к] 2) [къ] 3) дөрес җавап бирелмәгән.

В1. [къ], [гъ] авазлары кергән 5 сүз уйлап язарга, 2 җөмлә төзергә.
В2. Кагыйдәне дәвам итегез.
Сингармонизмның икенче төре бары тик... .
В3. Юрган сүзенә фонетик анализ ясагыз.
С1. ”Туган тел” темасына мәгънә ягыннан бәйләнгән 6-7 җөмлә уйлап языгыз.

Хисамутдинова Флера Раисовна
МБОУ «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани» Московcкого района г. Казани
E-mail flerahafiz@gmail.com

Другие новости по теме: