О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Лексика » Контроль эш (Лексика бүлеген кабатлау)


Автор учебника и УМК. Татар теле.-5 нче сыйныф. Р. А. Юсупов, Ч. М. Харисова. Казан: Мәгариф, 2006.
Максат: укучыларның белемен тикшерү, системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар, тестлар.
Дәрес барышы.
Укучылар, бүгенге дәрестә лексика буенча алган белемнәрегезне ныгытырсыз, тестлар ярдәмендә белемегезне тикшерерсез. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар А, В, С биременнән тора.

Этап урока

время

Деятельность
учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент.
Целепологание

1 мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Работа с тестами

7 мин.

Раздает тесты, объясняет.

Пишут ответы.

3

Работа с разноуровневыми заданиями,

34 мин.

Оказывает индивидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

2 мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1 мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

Дөрес җавапларны билгеләгез.
А 1. Түбәндә нинди сүзләр бирелгән?
Матур — ямьсез, зур — кечкенә, эссе — салкын
1) омонимнар;
2) антонимнар;
3) синонимнар;
4) фразеологик әйтелмәләр.

 А 2. Нинди төзелмәләр фразеологик әйтелмәләр була?
1) бербөтен мәгънә аңлата торган төзелмәләр;
2) күчерелмә мәгънәле төзелмәләр;
3) үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп,бербөтен мәгънә
аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә;
4) ирекле сүзтезмәләр.
А 3. Кайсы рәттәге парлы сүзләр антонимнарга нигезләнеп ясалган?
1) кадер-хөрмәт, шау-шу, ару-талу, ким-хур
2) ата-ана, иртә-кич, олысы-кечесе, юк-бар
3) шик-шөбһә, бата-чума, савыт-саба, күрше-күлән
4) хәер-сәдака, көн-төн, абына-сөртенә, рәхим-шәфкать       
А 4. Кайсы рәттә рус теленнән кергән (алынма) сүзләр генә язылган?
1) салам, китап, нарат, багана
2) уҗым, эскерт, камыт, эшләпә
3) сабак, мәктәп, пальто, каләм
4) каһарман, герой, зәгыйфь, шигырь
А 5. Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?
1) политика-сәясәт
2) сквозняк-үтәли җил
3) больница-даруханә
4) статья-маддә
А 6. Кайсы фразеологик əйтелмəнең русча варианты туры килми?
1) балавыз сыгу — плакать
2) баш вату — ломать голову
3) уртак тел табу — держать язык в кулаке
4) капкын кору — устроить западню
А 7.Түбәндәге фразеологизмнарның кайсысы бик кадерләп, иркәләп, саклап мәгънәсен белдерә?
1) Өф- өф итеп кенә;
2) Кәкре каенга терәтү;
3) Авыз пешү;
4) Иш янына куш.
Табигатьнең ямьле чагы.
1) Көн матур. 2) Бөтен дөнья табигатьнең язгы бәйрәме шатлыгы эчендә йөзә.
3) Быел апрель салкын килде.4) Майның баштагы ике атнасы болытлы, яңгырлы булды. 5) Табигать иркенләп яшәрә алмады. 6) Тик менә соңгы көннәрдә генә күк йөзе матурланып ачылды. 7) Кояш кыздыра башлады.8) Һавалар берьюлы
рәхәтләнеп, җылынып киттеләр. 9) Табигать җанланды.
10) Әнә киң аланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар — һәммәсе яшәреп утыралар. 11) Һәммәсенең йөзләрендә язның матур шатлыгы балкый.
В1-В8 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
В1. 2, 4, 6 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне языгыз.
В2. 7 — 10 нчы җөмләләрдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән
сүзләрне языгыз.
В3. 2 — 4 нче җөмләләрдән [гъ] авазы кергән сүзләрне табып языгыз.
В4. 6, 9 нчы җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне табыгыз.
В5. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
В6. 4 нче җөмләдәге болытлы сүзенең антонимын языгыз.
В7. 1 нче җөмләдәге матур сүзенең синонимын языгыз.
В8. 11 нче җөмләдән күчерелмә мәгънәдәге сүзне табыгыз.
С1. Текстны үзегезнең фикерләрегез белән дәвам итегез.(5-6 җөмлә)
Дәресне йомгаклау.
Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.
Сау булыгыз.

Хисамутдинова Флера Раисовна
МОУ «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани» Московcкого района г.Казани
flerahafiz@gmail.com

Другие новости по теме: