О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Лексика » Лексика. бүлеген кабатлау


Максат: укучыларның белемен тикшерү,  системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар, тестлар.

 

Дәрес барышы.

Укучылар, бүгенге дәрестә лексика буенча алган белемнәрегезне төрле дәрәҗәдәге карточкалар кулланып ныгытырсыз, тестлар ярдәмендә белемегезне тикшерерсез. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Карточкалар ике вариантта сигез биремнән тора. Бердән алып өченче карточкага кадәр «3» ле, дүртән алып бишкә кадәр «4» ле, алтыдан алып сигезгә кадәр «5» ле.

 

Проект урока татарского языка в 5 классе по теме «Лексика» (повторение)

Цели: обобщение, проверка и систематизация знаний и умений учащихся о лексикологии; закрепление навыков грамотного письма, развитие умения самостоятельно работать, рассуждать.

 

Оборудование: карточки с заданиями, тесты.

 

Этап урока

время

Деятельность

учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент

Целепологание

1мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Работа с тестами

10 мин.

Раздает тесты, объясняет.

Пишут ответы.

3

Работа с разноуровневыми карточками,

30 мин.

Оказывает индевидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

3мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

 

Дәресне ныгыту.

1) Укучылар тестлар белән эшлиләр.

 

Лексика бүлеге өчен тестлар:

1.Лексика нәрсәне өйрәнә?

А) телдәге авазларны,хәрефләрне;

Б) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен;

В) сүзтезмә һәм җөмләләрне;

Г) телдәге сүзләр җыелмасын*

 

2 .Аңлашылмый торган татарча сүзләрнең мәгънәләрен кайдан карап белеп була?

А) башка телдәге сүзлекләрдән;

Б) аңлатмалы сүзлектән*;

В) телара сүзлектән;

Г) орфографик сүзлектән.

 

3. Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез:

А) өстәл-исем;

Б) өстәл-җөмләдә исем;

В) өстәл-агачтан ясалган өй җиһазы*;

Г) өстәл-җөмләдә хәбәр.

 

4. Нинди сүзләр омонимнар дип атала?

А) әйтелеше төрле,әмма мәгънәләре бертөрле;

Б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

В) язылышлары бер үк,ләкин әйтелеше төрле;

Г) язылышы һәм әйтелеше бер,ләкин мәгънәсе төрле*.

 

5. Астына сызылган сүзләр үзара нинди сүзләрне хасил итәләр?

Куркак дус дошманнан куркынычрак.

А) антонимнар*;

Б) омонимнар;

В) синонимнар;

Г) күп мәгънәле сүзләр.

 

6. Фразеологик әйтелмәне табыгыз:

А) бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар;

Б) өрми дә,җибәрми дә.Ул нәрсә?

В) бүрәнә аша бүре куу*;

Г) Ямьле дә соң безнең Идел буйлары!

 

7.Нинди төзелмәләр фразеологик әйтелмәләр була?

А) бербөтен мәгънә аңлата торган төзелмәләр;

Б) күчерелмә мәгнәле төзелмәләр;

В) үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп,бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә*.

 

8. Болар нинди сүзләр:

Казый,зәхмәт,талак,ярлык,золым

А) неологизмнар;

Б) архаизмнар*;

В) гомуми кулланылыштагы сүзләр.

 

9.Неологизмнар дип нинди сүзләр атала?

А) халыкта кинәт барлыкка килгән сүзләр;

Б) телдә барлыкка килә торган яңа сүзләр*;

В) сирәк кулланылышка күчкән сүзләр.

 

10. Бу сүзләрнең дөрес язылышын нинди сүзлектән карарга кирәк?

Пейзаж,аягүрә,һәлакәт,әхлак,өзлексез,хакыйкать,мөхәррир

А) аңлатмалы сүзлектән;

Б) орфографик сүзлектән*.

 

2) Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

 

Карточка №1

Күчерелмә мәгънәле сүзләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язып алырга.

                                                  Көз.

Бушап калган иген басулары,

Җырлар тынган,сүнгән учаклар.

Курыккандай көзге усал җилдән,

Дерелдәшеп тора усаклар.

Чуар күлмәк кигән моңсу урман,

Сары төсләр анда куерган.

Үпкәләгән төсле,бар табигать

Йөзен чыткан,кашын җыерган.

                                       (Р.Вәлиева)

 

Карточка № 2

                                                 1в.

Омонимнар нинди сүз төркеме белән белдерелгән.

1.Карбыз белән мин бик тату:  (сыйфат)

Рәхәт аның тәмен тату.           (фигыль)

                                  Г. Нәбиуллин.

2.Сүндермәс өчен утын,    (исем)

      Өстә учакка утын.            (исем)

                                 Ә.Исхак.

3.Ул баш әйтә:»Син вагоннан төш хәзер,   (фигыль)

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер».       (исем)

                                                  Г.Тукай.

4.Утауга карасаң кырын,       (рәвеш)

Чүп басар колхоз кырын.     (исем)

                                        Ә.Исхак.

5. Ярарлык бу мичкә    (исем)

Ягарга тик мичкә.        (исем)

                                        Ә.Исхак.

 

Карточка №3

                                                 1в.

1 нче төркемдәге сүзләрнең антонимнарын 2 нче төркемнән сайлап алып,сызык аша языгыз.

1. Каты,шатлык,арзан,көн,картлык,яз,юмарт,яманлау,китү,биек,керү,тирән,җимерү,менү,авыр,кабызу,якты.

2. Кайгы,йомшак,төн,кыйммәт,көз,яшьлек,мактану,саран,тәбәнәк,кайту,чыгу,сай,төзү,төшү,җиңел,сүндерү,караңгы,киң,кыска.

 

Карточка №4                  

Синонимнарның парларын тап

                                              1в.

Авторитет-   (абруй)                       имтихан

Германия-      (алман)                     мантыйк

Сандугач-        (былбыл)                        рәис

Дискуссия-        (бәхәс)                      абруй

Экономик-         (икътисадый)               Алман

Экзамен-              (имихан)             былбыл

Логика-                  (мантыйк)                бәхәс

Председатель-        (рәис)             икътисадый.

 

Карточка № 5

                                             1в.

Фразеологизмнарның аңлатмасын табарга.

Алтын куллы-     (оста)                         остару

Ут йоту-               (кайгыру)                      онытмау

Уртак тел табу-      (килешү)                     уйлау

Эттән алып эткә салу-   (орышу)           килешү

Баш вату-                       (уйлау)                орышу

Колакка киртләү-           (онытмау)            кайгыру

Кылны кырыкка яру-      (остару)               оста

 

Карточка № 6

                                          1в.

Фразеологизмнарның русча тәрҗемәсен табарга.

 

Озын телле-                                  длинный язык

Аяз көнне яшен суккандай-        как гром среди ясного неба 

Ике куян артыннан куу-                гнаться за двумя зайцами

Төпсез мичкә-                                 бездонная бочка

Күз карасы кебек саклау-               беречь  как зеницу ока

 

Карточка №7

Төп сүзне билгелә:

1. Ашамлык,азык-төлек,ризык,нигъмәт,тәгам,азык.

2. Күренекле,атаклы,танылган,мәшһүр,атказанган.

3. Ялтырау,балку,җемелдәү,елкылдау,ялык-йолык.

4. Чор,дәвер,чак,заман,вакыт.

5. Бар,барлык,барча,бөтен,бөтенесе,һәммәсе.

6. Әҗәт,бурыч,көтәчәк,бирәчәк.

7. Исбатлау,дәлилләү,нигезләү.

 

Карточка № 8

Фразеологик берәмлекләрне тутырып яз:

1.Тик шулай да иш янына ... булып торганы яхшы. (куш)

2. Әбисе белән бабасы аны өрмәгән ... да утыртмадылар. (урынга)

3. Әзрәк черем ... кирәк. (итеп алырга)

4. Йокы ... сорамый ул. (ястык)

5. Телемне ... булса да түздем. (тешләп)

6. Күргән бер кеше эче ... көлде. (катып)

7. Кил,бәхетле яңа ел,төкле ...   (аягың белән)

 

Файдалану өчен сүзләр:ястык,катып,аягың белән,куш,тешләп,итеп алырга,урынга.

 

Дәресне йомгаклау.

Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы? Таблицадан күренгәнчә алты укучының «5»ле, унике «4»ле, һәм дүрт укучы «3»ле билгесе алдылар.

Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек.

Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.

Сау булыгыз.

 

 Хисамутдинова Флера Раисовна Гимназия № 2 Казань

Другие новости по теме: