О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Лексикология » Лексикология бүлеген кабатлау


Автор: Р. А. Юсупов, К. З. Зиннатуллина, Т. М. Гайфуллина.

Максат: Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау.Сөйләмдә омонимнар,синонимнар,фразеологизмнарны кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.

 

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыйль эшләү:

  • карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

 

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

  • Дәрес барышы: Дәреснең темасы,куелган максатлары әйтелә өйрәнгәннәрне практикада кулланыла белү бурычы куела.
  • Актуальләштерү.

 Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

  • Нәрсә ул омонимнар?
  • Синонимнар дип нинди сүзләрне атыйлар?
  • Нинди сүзтезмәләр фразеологизмнар дип аталалар?
  • Мөстәкыйль эшләү.

1. ”Артык сүзне тап!” уены.
Һәр синонимик рәттән артык сүзне табарга һәм 3 синоним кертеп җөмлә төзергә.
2. Җөмләләрдән омонимнарны табарга һәм мәгънәләрен аңлатырга.
3. Фразеологизмнар белән җөмләләр төзергә.

  • Рефлексия.

 Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

  • Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Лексикология бүлеген кабатларга сораулар:

1) Нәрсә ул омонимнар?
2) Синонимнар дип без нинди сүзләрне атыйбыз?
3) Нинди сүзләр антонимнар дип атала?
4) Фразеологизмнар (фразеологик әйтелмәләр) нәрсә ул?

“А” өлеше.
“Артык сүзне тап!”уены.
Бирем: Һәр синонимик рәттән артык сүзне тап һәм 3 синоним кертеп җөмлә төзе.

1. Эндәшмәү,сөйләмәү,бер сүз дә әйтмәү,сүзсез калу,сөйләшмәү,дәшми тору,күңелен күтәрү,дәшми калу.
2. Әдәпле,инсафлы,мактанчык,тәртипле,тыйнак.
3. Зур,эре,дәү,олы,мәрхәмәтле,олуг,өлкән.
4. Зирәк,катлаулы,зиһенле,тапкыр,акыллы,булдыклы.
5. Аяусыз,рәхимсез,шәфкатьсез,мәрхәмәтсез,миһербансыз,кансыз,оялчан,кешелексез.
6. Тәмамлау,төгәлләү,бетерү,тәмам итү,тәрбияләү,түгәрәкләү,йомгаклау.

“Б” өлеше.
Түбәндәге җөмләләрдән омонимнарны табыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз:

1. Йөз кешенең йөзен таныганчы,бер кешенең атын бел.
2. а) Рәис күңелендә бер ай чамасы йөрткән серен Марат белән уртаклашырга булды.
б) Караңгы дп килми калма,
Ай булмаса,йолдыз бар.
3. Бер тауда ун чишмә
Сереңне син чишмә.
4. а) Менә берзаман казанда ботка пешә башлады
б) Казан  — бик матур һәм бик зур шәһәр.
5. а) Мин кулларымны сабын белән юдым
б) Әти ялгыш кына балтаның сабын сындырды.
6. а) Кулыма көзге алып,чәчләремне тарый башладым.
б) Бөтен җир көзге яфрак белән тулган иде.
7. а) ”Авыр сүз әйтмә;улым,дустыңа,үпкәләр”,- диде әнием.
б)Урамга чыгуга үпкәләр киңәеп китте.
8. ”-Улым,тор,үләннәргә чык төшкән,” — диде ул. “-Бар,тышка чык .”

“С” өлеше.
Түбәндәге фразеологизмнар белән җөмләләр төзергә.
1. Җир тишегенә кереп китәрдәй бүлү.
2. Ике арага кара мәче керү.
3. Аркылыга ятканны буйга алып салмау.
4. Баскан җирдән ут чыгара.
5. Күз ачып йомганчы.
6. Авыз еру.
7. Бер кашык су белән йотарлык.

 

Хәйруллина Алсу Гәрәевна
Лицей № 149 Казань
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: