О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Словообразование (Сүз ясалышы) » Словообразование (Сүз ясалышы ысуллары)


Татар теле. Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Ч. М. Харисова, Т. М. Гайфуллина.

Дәрес темасы: Сүзләр кушылу ысулы (кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр, һ.б.)

Максат: «Сүз ясалышы ысуллары» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту; тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү.

Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

 

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

40 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр, күнегүләр эшлиләр

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

 320 нче күнегү

Теләүчеләр өй эше язалар

 

Дәрес барышы:

Оештыру, актуальләштерү өлеше.

У.: Хәерле иртә! Бүген без сезнең белән яңа тема өйрәнүне дәвам итәрбез. Алдагы дәрестә сүз ясалышының төрле ысуллары булуын әйтеп киткән идек инде. Бүген сүзләр кушылу, сүзләр кыскару һәм сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү турында сөйләшәбез. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.

 II. Карточкалар белән эш.
А. 1. 291 нче күнегүдәге сүзләрне тамырларга таркатыгыз (мәсәлән: ак+колак). Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләрнең үзенчәлеген 143 биттәге кагыйдәдән укый аласыз.
2. 293 нче күнегү буенча 10 исем языгыз (5 се кызлар исеме, 5се малайлар исеме).

Б. 3. 294 нче күнегүдәге парлы сүзләрне баганалап бүлеп языгыз:
Синонимнар Антонимнар Аваздаш сүзләр Кабатланган сүзләр
Парлы сүзләрнең ясалышы турындагы кагыйдә 144 нче биттә.
4. 295 нче күнегүдә парлы сүзләрнең бер өлеше генә бирелгән. Тулыландырып языгыз.

С. 5. 298 нче күнегүдән бары тик тезмә сүзләрне генә күчереп языгыз. Тезмә сүзләр кагыйдәсе 145 нче биттә.
6. 317 нче күнегүне эшләргә. Сүзләрне кыскарту ысулы турындагы кагыйдә 151 нче биттә биелгән.
Өстәмә эш. 319 нчы күнегү.

III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.

IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү. 320 нче күнегү.

 

Шакирова Гулия Аскатовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: