О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » [к], [къ], [г], [гъ] ,[һ],[х], [&#11 » [к], [къ], [г], [гъ] ,[һ],[х], [ң], [в], [w] тартыкларының дөрес әйтелеше һәм язылышы


Автор учебника и УМК. Татар теле.-5 нче сыйныф. Р. А. Юсупов, Ч. М. Харисова.Казан: Мәгариф, 2006.
Максат:
укучыларның белемен тикшерү, системага салу, практик куллана алуларына ирешү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: биремнәр белән карточкалар.
Дәрес барышы.
Укучылар, бүгенге дәрестә, дәрәҗәдәге карточкалар кулланып, белемегезне ныгытырсыз. Дәрестә кем нинди билге алырга тели, шул билгене дәфтәрегезгә куегыз. Бердән өченче карточкага кадәр -“3”ле, дүрттән бишкә кадәр- “4”ле, алтынчыдан- “5”ле.
Проект урока татарского языка в 5 а классе по теме «Согласные-[к], [къ], [г], [гъ] ,[һ],[х], [ң], [в], [w] »
Цели: обобщение, проверка и систематизация знаний и умений учащихся о фонетики; закрепление навыков грамотного письма, развитие умения самостоятельно работать, рассуждать.

Оборудование: карточки с заданиями.

Этап урока

время

Деятельность
учителя

Деятельность ученика

1

Орг. момент
Целепологание

1 мин.

Знакомит с темой урока и целью.

Ставят себе цель ответить на вопросы, достичь той отметки, которую желают получить за урок.

2

Блиц-вопросы

5 мин.

Задает вопросы.

Отвечают на вопросы

3

Работа с разноуровневыми карточками,

37 мин.

Оказывает индивидуальную помощь

Делают задания.

4

Рефлексия

1 мин.

Подводит итог, анализирует таблицу.

Сравнивают результат таблицы с предполагаемым результатом.

5

Индивидуальное задание

1 мин.

Сделать оставшиеся задания

Желающие берут карточки

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар өстендә эш.

 1 нче карточка.
 Җәяләр эчендә бирелгән кушымчаларны ялгап языгыз.

Китап, туп, сап(-ы); калфак, тарак, яңак(-ым); теләк, йөрәк, йөк(-ебез); ; руль, лагерь, модель (-ны, -не); санау, карау, сорау(-ы); сәгать, сәнгать, табигать(-ы, -е); күп, сак, сирәк(-рак,-рәк); буй, көй, өй(-ы,-е).
2нче карточка.
[Къ], [к] авазлары булган булган сүзләрне билгеләгез.
Татарстан
Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.
Татарстанны зур агым сулар бизи. Татарстан аркылы Идел, Нократ, Чулман, Агыйдел елгалары ага. Ул шулай ук яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәле, балыклы, кош-кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә дә бай. Бездәге Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары, Аккош, Кабан, Зәңгәр күлләре үзләре генә ни тора!
3 нче карточка.
 [г] һәм [гъ] авазлары кергән сүзләрне 2 төркемгә аерыгыз.
Гүзәл, гомер, гасыр, гөл, өзгән, кагыйдә, игелек, яшәгән, кайгы, гизү, галим, күлмәгем, гаскәр, игътибар, гимназист, яңгыр, гәүдә, гөнаh, сәнгать, гыйлем, гөрелдәү ,вәгъдә, гүләү, гадәт, егерме, егет, агымсу, зәңгәр, шагыйрь, гамәл.

 4 нче карточка.
 Х, һ хәрефләренең тиешлесен куегыз.
(...)әйкәл, (...)ава, китап(...)анә, мә(...)әббәт, мә(...)абәт, (...)әрәкәт, җи(...)ан, (...)алык, (...)әреф, (...)өкүмәт, сәя(...)әт, рә(...)мәт, зә(...)әр, бә(...)әс, бә(...)ет, ба(...)адир, а(...)әң, (...)әлак, (...)өрмәтле, и(...)тияр, и(...)лас, ми(...)ербан.
5нче күнегү.
[w] һәм [в] авазлары кергән сүзләрне 2 төркемгә туплап языгыз.
Авыру, авиация, дәгъва, автомобиль, васыять,вагон, вакыт, винт, дәвам, вирус, вәгъдә,водолаз, аваз, дәвер,бавырсак,витамин, кавын,вальс, европалы, валидол, бервакыт,кәләвә, завод, һава, савыт, кавалер, давыл, ванна, вариант, мавыгу, мавзолей, вазифа, тавык, вакыйга, ватан.
6 нчы күнегү.
Н, ң хәрефләренең тиешлесен куегыз.

Урма(...), та(...), я(...)гыр, өрә(...)ге, боры(...)гы, я(...)а ел, я(...)а кием, сүзе(...)дә, зә(...)гәр, ки(...), и(...)күлек, безне(...), бәрә(...)ге, мо(...), тома(...), имә(...), карлыга(...), кы(...)гырау, со(...)гы, телне(...), тө(...)ге, яше(...), чы(...)лый, җи(...)ү, тә(...)гәл, җи(...)ел, күлмәге(...)не.

7 нче күнегү.
Күп нокталар урынына борын тартыкларының тиешлесен куеп,җәя эчендә бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез, шуларны кертеп, биш җөмлә языгыз.
Беле...(йорты, пешерү); а...сыз(бармау, калу); ча...а(шуу, хисе); я...а(йорт, бияләйне); ту...(якасы, йөрәк); җи...(тегү, салу); а...а(йөрәге, әйтү).
Дәресне йомгаклау.
Укучылар, үзегез теләгән билгене ала алдыгызмы?
Индивидуаль эш: кемнәр билгеләрен күтәрергә тели, карточкалар алырга мөмкин.
Сау булыгыз.

Хисамутдинова Флера Раисовна
МБОУ «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани» Московcкого района г. Казани
flerahafiz@gmail.com

Другие новости по теме: