О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 2 класс » Татарская литература » Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәлен өйрәнү


Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.
Теманы әйтү.

5 минут

Дәреснең темасы белән таныштыра һәм максат-бурычларын атый.

Үзләренә максат куярга һәм алырга теләгән билгене тактага чыгып билгеләргә.

2

Мәсәлне эчтән генә уку, мәгънәсен аңлау.

20 минут

Уку процессында укучыларга индивидуаль якын килә, аңлата, булыша.

Ихтибар белән укыйлар.

3

Әңгәмә. Төрле дәрәҗәдәге сорауларга җавап бирү.

12 минут

Укытучы сораулар бирә, ярдәм итә.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, белемнәрен күрсәтәләр.

3

Рефлекция

5 минут

Дәресне йомгаклый, куелган максатларга ирешүне тикшерә.

Куелган максатлары белән ирешкәннәрне  тиклерәләр.

4

Индивидуаль бирем бирү.

3 минут

Тактага өй эшен яза, аңлата.

Теләгән укучы үзенә язып ала.

 

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.  Исәнләшү, дәрестә эшләү өчен уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү.  Дәреснең темасын, максатын әйтеп, эш тәртибен билгеләү, югары билге алуга омтылыш уяту.
  3. Төп өлеш.  Укучылар күнегүләр эшлиләр; укытучы тикшерә, ярдәм итә.
  4. Йомгаклау өлеше.  Нәтиҗәләр чыгарыла, билгеләр куела.
  5. Өй эше.  Теләгән кешегә өй эше бирелә.

Сораулар
“5”

  • КУЯН ДӨРЕС ЭШЛӘГӘНМЕ? 
  • ТАШБАКА НИ ӨЧЕН ТИЗРӘК МЕНЕП ҖИТТЕ?
  • БЕЛЕМ АЛУ ӨЧЕН МӘКТӘПКӘ НИЧЕК ЙӨРЕРГӘ КИРӘК?
  • ФӘННӘР ӨЙРӘНГӘНДӘ ЙОКЛАП АЛЫРГА ЯРЫЙМЫ?

“4”

  • КУЯН НИ ӨЧЕН ЯТЫП ТОРГАН? 
  • КУЯН НИНДИ УКУЧЫГА ОХШАГАН?
  • УКЫГАНДА ТЫРЫШЛЫК КИРӘКМЕ?
  • ТАШБАКА ТЫРЫШМЫ?

“3”

  • КУЯН НИНДИ?
  • ТАШБАКА НИНДИ?
  • СИН КЕМГӘ ОХШАРГА ТЕЛИСЕН?
  • СИНГА БУ ӘСӘР ОШАДЫМЫ?

Гарифуллина Альбина Раильевна
МБОУ «СОШ  № 58» г. Казани
sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: