О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » История России » XV гасырның икенче яртысында — XVI гасыр башында Россия дәүләте


Дәреслек: Россия дәүләте һәм халыклары тарихы. А. А.Данилов, Л. Г. Косулина
Дәрес максаты: Новгородны Мәскәү кенәзлегенә кушуның сәбәпләрен ачыклау; Урда хакимлегенең ничек юк ителүен ачыклау; Иван III вакытында Мәскәү дәүләте ничек идарә ителүен ачыклау.
Җиһазлау: төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өлгереш таблицасы.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы
Эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше,
максат кую

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Сорауларга җавап табу максаты куялар, нинди билге алырга теләүләрен билгелиләр

2

Төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар белән эш

20 минут

Сораулар тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша

Сорауларга җавап бирәләр

3

Сорауларга җаваплар бирү

20 минут

Дискуссия оештыру

Әңгәмәдә катнашу, үз карашларын яклап чыгу

4

Йомгаклау

2 минут

Нәтиҗә ясала, таблица анализлана

Таблица нәтиҗәләрен алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

 

Теләүчеләр өй эше язалар

Дәрес барышы:

Оештыру, актуальләштерү өлеше.

Укытучы: Хәерле көн! Укучылар бүген без сезнең белән яңа тема өйрәнәбез. Дәрес барышында Новгородны Мәскәү кенәзлегенә кушуның сәбәпләрен ачыкларбыз, Урда хакимлегеннән ничек котылуны карарбыз, Иван III вакытында Мәкәү дәүләте ничек идарә ителүен ачыкларбыз. Сораулар һәм карточкалар белән эшләү барышында үзегез теләгән билге алу мөмкинлеге булачак. Әйдәгез дәрес алдыннан һәрберегез үз алдына максат куйсын һәм алырга теләгән билгене поляга билгеләсен. Авырлыклары буенча 3 дәрәҗәдәге карточкалар белән эшлибез. Эш өчен 20 минут вакыт бирелә. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсен тактадагы таблицага билгели барырсыз.
II. Карточкалар белән эш.
А өлеше биремнәре.
1. Ничәнче гасырда Мәскәү кенәзе Русьның иң куәтле кенәзенә әверелә?
2. Новгородта бу заманда нинди ике боярлар төркеме үзара көрәшә?
3. Ничәнче елда Новгород үзенең бәйсезлеген югалта? Аның нәтиҗәсе нинди була?
4.Угра елгасы янында тору ничәнче елда була һәм ул ничек тәмамлана?
5.Нинди вакыйга Мәскәү тирәсендә бердәм Рус дәүләтенең оешуын күрсәтә?
6.Нинди вакыйгадан соң Русь Россия дип атала башлый?
Б өлеше биремнәре.
1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Иван III үзен “бөтен Русь государе” дип атый?
2. Нинди яңа идарә органнары формалаша? Сезнеңчә әлеге органнарның кимчелекләре булганмы?
3. Нинди тәртипне җирле тәртип (местничество) дип атыйлар? Аның асылы нидән гыйбарәт?
С өлеше биремнәре.
1. Тарихи документтан өзекне укыгыз һәм анда сүз барган кенәзнең исемен языгыз. “Салкын исәпкә корылган ашыкмаучанлык, бер үк вакытта отарга да, оттырырга да мөмкинлек калдырган эш- гамәлләрдән качу, шул ук вакытта башланган эшне ахырына җиткерүдә үҗәтлек күрсәтү, салкын канлылык — .......... гә генә хас булган сыйфатлар менә шулар”. (С.М.Соловьев)
2. Документ текстын файдаланып тарихи белемнәргә таянып Иван III нең шәхесенә характеристика бирегез.
III. Нәтиҗәләрне таблицага билгеләү, көтелгән нәтиҗә белән чагыштыру.
IV. Теләгән укучыларга өй эше бирү. (Елъязмадан өзеккә анализ ясарга)
Өйгә эш.
Князь хакимиятенең характеры турында В.О.Ключевский фикерләре. “Мәскәү өстеннән татар изүе алып ташлангач, әлләни зур әһәмияте булмаган чит ил идарәчеләре, мәсәлән, Ливон магистры белән аралашканда, Иван III үзен бөтен Русьның патшасы дип атый. Бу гыйбарә, мәгълүм булганча, цесарь (царь) дигән латин сүзенең көньяк славян һәм рус телендәге кыскартылган формасы... Патша титулы эчке идарә актларында Иван III заманында мәгънәсе буенча самодержец титулы белән кушылган- бу Византия императоры титулының славянча тәрҗемәсе.... Ике термин да Борынгы Русьта соңрак урнашачак мәгънәдә түгел, ә башка мәгънәдә кулланылганнар, алар чикләнмәгән эчке хакимияткә ия булган государь төшенчәсен түгел, ә бернинди тышкы хакимияткә бәйле булмаган, беркемгә ясак түләмәгән хаким төшенчәсен аңлатканнар. Ул чактагы сәяси телдә бу ике термин да без бүген вассал рәвешендә аңлаган сүзнең капма- каршысын күздә тоткан... Борынгы Русь XV гасырның уртасына кадәр Византия императорларын һәм Алтын Уртда ханнарын, үзенә яхшы билгеле булган бәйсез хакимнәрне генә патша дип атый, һәм фәкать ханга ясак түләүдән котылгач кына Иван III бу титулны кабул итә алган. Монгол изүен юкка чыгару бу сәяси киртәне алып ташлый, ә Софья белән никахлашу моны тарихи яктан аклый: Иван III хәзер үзен элеккеге Византия императорлары кебек, дөньяда исән калган бердәнбер православиеле һәм бәйсез государь һәм урда ханнары хакимлеге астында булган Русьның югары идарәчесе итеп саный алган.” Мәскәү дәүләтендә князь хакимлегенең характеры ничек һәм ни өчен үзгәргән?

Шакирова Рузиля Раисовна
Гимназия № 2 Казань
g2.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: