О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Рифма » Дәреснең темасы: Тезмә әсәр өлешләрен бәйләүче чара: рифма.


Өйрәнелә торган әсәр: Халык иҗаты жанрлары, Г.Кандалый “Вакыт”, Ш. Галиев”Бел”.
Дәреснең максаты:       
1. Рифманың өлешләрне бәйләү вазифасын өйрәнү.
2. Укучыларның игътибарын, иҗади  фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әсәргә автор салган мәгънәне табарга күнегү.
Җиһазлау:  Биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

 

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

   25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

 

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

    17

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

     1

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

 

Иҗади эш.

“Беренче кар” темасына

1 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә, (1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән  язып ал.
1. Дүртьюллыктан рифма табыгыз,Дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
2. Җырда кеше турында берни әйтелмәгән.Алай да ул лирик геройның хисе турында? Нигә шулай?
3. Рифмадаш сүзләр нинди өлешләрне берләштерә?
4. Нәрсә ул рифма?
5. Сез нинди рифмалашкан сүзләр таптыгыз?
5. Лирик шигырьнең эчтәлеге нәрcәдә?
7. Чагыштыру алымын табыгыз.
8. Мәкальдә нинди сүзләр рифмалаша?
9. Мәкальнең мәгънәсен табыгыз?
10 .Икенче мәкальдә нинди сүзләр рифмалаша?
2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз.
11. “Вакыт”шигырендә каршылыкны нинди сүзләр күрсәтә?  
12. Вакыт төшенчәсенең мәгънәләрен табып кара?
13. Әсәрнең эчтәлеге нәрсәдә?
14. ”Бел” шигыре ни өчен мөстәкыйль эчтәлеккә ия?
3 нче өлеш
“Беренче кар” темасына рифмалашкан 8 юл язып карагыз.

Сәмигуллина Ләйсән Фиргать кызы –
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. МБОУ “Татарская гимназия №17” имени Г. Ибрагимова”
г. Казани, G17.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: