Автор: Ф. Ю. Юсупов, Д. Т. Тумашева, Ч. М. Харисова
Максат: Шарт фигыль турындагы белемнәрне ныгыту; шарт фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау
Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.
Дәреснең проекты:
№ |
Дәрес этабы
|
Вакыты
|
Укытучының эшчәнлеге
|
Укучыларның эшчәнлеге
|
1
|
Оештыру. Максат кую.
|
1 минут
|
Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
|
Югары билге алу өчен барлык биремнәрне дә эшләргә дигән максат куярга
|
2
|
Белемнәрне актуальләштерү
|
5 минут
|
Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша.
|
Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрне актуальләштерү
|
3
|
Мөстәкыйль эшләү:
Төрле дәрәҗәдә карточкалар белән эш
|
35 минут
|
Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә, карточкалар тарата
|
Карточкалардагы биремнәрне үтиләр
|
4
|
Рефлексия
|
3 минут
|
Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый
|
Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләр белән чагыштыралар
|
5
|
Индивидуаль өй эше
|
1 минут
|
Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә.
|
Теләүчеләр өй эше алалар
|
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне куллана белү бурычы куела.
II. Актуальләштерү.
1. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:
- Нинди фигыльне шарт фигыль дип атыйлар?
- Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
- Әгәр шарт фигыль да/дә; та/тә кисәкчәсе белән килсә, нинди мәгънә белдерә?
2. Терәк схемаларга таянып, үткән материалны искә төшерү.
- шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү — үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.
- шарт фигыль –са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала.
- әгәр шарт фигыль да/дә; та/тә кисәкчәсе белән килсә,көтелгән эшнең киресен белдерә
III. Мөстәкыйль эшләү.
1.Фигыльләрне төшем юнәлешенә ( -ыл, -ел, -л) куеп һәм шарт фигыль ясаучы кушымчалар өстәп язарга.
2. Бирелгән җөмләләрдән шарт фигыльләрне табарга һәм затларын билгеләргә.
3. Шарт фигыльләр кертеп “Олыларны олы ит” дигән темага хикәя язарга.
IV. Рефлексия
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.
V. Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эше бирелә.
1. Нинди фигыльне шарт фигыль дип атыйлар?
2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
3. Әгәр шарт фигыль да/дә; та/тә кисәкчәсе белән килсә, нинди мәгънә белдерә?
А өлеше.
Фигыльләрне төшем юнәлешенә ( -ыл, -ел, -л) куеп һәм шарт фигыль ясаучы кушымчалар өстәп язарга.
ар- күм-
ат- сана-
башкар- сат-
боз- укы-
борчы- яса-
бас- сук-
макта- как-
Икесе белән җөмлә төзергә.
В өлеше.
Бирелгән җөмләдән шарт фигыльләрне табарга һәм затларын билгеләргә:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”, — дисәләр,
Син ышанма бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Мин тез чүкмәм, кайтыйм, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
- Купме генә көтсә дә, абыйсы кичтән кайта алмады.
- Ашлыкны амбарга тапшырсалар, иртәнге олауга чыгарга җайлырак булыр.
- Тырышып эшләсәк, барысын да булдырырбыз.
- Чигенсәк, безне котылгысыз үлем көтә.
- Иртәрәк кайтсалар, барып җитәрбез дип ышанам.
- Шунда үзең минем янга килгән булсаң барысын да хәл иткән булыр идек.
- Укулар тизрәк бетсә, без авылларга таралыр идек.
- Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
С өлеше.
Шарт фигыльләр кертеп “Олыларны олы ит” дигән темага хикәя язарга.
Хәйруллина Алсу Сәетгәрәевна
Лицей № 149 Казань
L149.kzn@edu.tatar.ru