О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Глагол » Образование форм глаголов. Виды глаголов.


Цель: познакомить с видами глаголов с точки зрения их образования; проверить усвоение ранее пройденного материала посредством решения тестов; развивать навыки самостоятельной работы.

 

Оборудование: карточки, тесты, учебники.

 

Проект урока

 

Этап урока

Деятельность учителя

Деятельность ученика

Время

Орг.момент и целеполагание

Знакомит с целью урока, настраивает на рабочий лад

Ставят перед собой цель выполнить все задания и получить высокую оценку

1 минута

Актуализация знаний

Помогает ученикам при помощи опорных таблиц вспомнить материал прошлых уроков

Актуализируют свои знания, которые понадобятся на сегодняшнем уроке

4 минуты

Самостоятельная работа:

1) выполнение тестов 2) самостоятельное изучение нового материала.

3) работа с разноуровневыми карточками

Раздает тесты, контролирует выполнение, оказывает индивидуальную помощь.

Раздает карточки, организует самостоятельную работу

Выполняют тесты.

Изучают материал, выполняют задания

35 минут

Рефлексия

Подводит итог работе, анализирует карту достижений

Сравнивают полученную оценку с той, что планировали получить в начале урока

3 минуты

Индивидуальное домашнее задание

Предлагает взять некоторые карточки домой

Желающие забирают карточки домой

2 минуты

 

Тема: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре (6 класс)

Максат: төзелеше һәм ясалышы ягыннан фигыль төрләре; сүз ясау ысулларын искә төшерү; фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту; фигыль сүз төркеменә керүче сүзләрне практикада кулланырга өйрәнү.

Дәресне җиһазлау: дәреслекләр, таблицалар, тест сораулары, карточкалар.

 

Дәрес барышы.

I. Орг.момент. Башта дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

II. Актуализация. Биремнәрдә очраячак сүзләрнең мәгънәсе аңлатыла (сүзлек эше башкарыла). Мәсәлән: пәрәвез — үрмәкүчнең, табышын аулау өчен, үзеннән чыккан махсус ябышкак сыекчадан кора торган җәтмәсе; бик юка, җиңел әйбер; тере суы — миф. — үлгәннәргә җан кертә һәм авыруларны терелтә торган, көч-куәт арттыра торган су; нәфес — нәрсәне дә булса булдырырга омтылыш; күпне өмет итү, комсызлык. Фигыль турында өйрәнгәннәр таблица һәм сораулар ярдәмендә искә төшерелә. Укучыларга бирелә торган сораулар түбәндәгеләр:

1. Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

2. Алар нинди мәгънәләрне белдерә?

3. Фигыльләрне нәрсәдән чыгып затланышлы-затланышсыз дигән төркемчәләргә бүләбез?

 

Таблица тәкъдим ителә, һәрбер төркемчә турында кыскача мәгълүмат бирелә.

Фигыль төркемчәсе

Барлык-юклык формасы

Зат-сан белән төрләнеше

Заман, төр яки формасы

боерык ф.

хикәя ф.

 

 

шарт ф.

сыйфат ф.

 

хәл ф.

 

исем ф.

 

инфинитив

яз — язма

яза — язмый

 

 

язса — язмаса

язучы — язмаучы

 

язып — язмыйча

 

язу — язмау

 

язарга — язмаска

яз — языгыз

яза — язалар

 

 

язса — язмасалар

 

 

язуымны (сан, тартым, килеш)

яз

яза, язды, язалар

бизәнә, бизәлде, бизәшә, бизәтә

язса

язучы, язган, язачак

 

язып, яза-яза, язгач, язганчы

язу

 

язарга

 

Фигыль төркемчәләре турындагы мәгълүматны ныгыту өчен, түбәндәге күнегүне эшләтергә була:

Ш.Галиев шигырен укып, анда кулланылган фигыль төркемчәләрен билгеләгез.

Яңгыр ява, яңгыр ява,

Рәхәтләнеп биеп ява,

Шатландырып, шаулап ява,

Күр, чистарып китте һава!

 

Яшәү биреп, ямьнәр биреп,

тере суы иңгән күктән.

Яусын, яусын, сеңеп яусын,

Бар тереклек күптән көткән.

(Хикәя ф. — ява, чистарып китте, иңгән, көткән; хәл ф. — рәхәтләнеп, биеп, биреп, шатландырып, шаулап, сеңеп; исем ф. — яшәү; боерык ф. — күр, яусын)

 

III. Мөстәкыйль эш.

1. Фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан укучыларга тест таратыла.

 

Без яшәгән авыл борыла-борыла аккан

Агыйдел буена урнашкан

 

2. Фигыльләрнең ясалышы мөстәкыйль үзләштерелә. Алдан 5 нче сыйныфта үткән сүз ясалыш ысуллары искә төшерелә (кушымчалау, сүзләрне кушу, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзнең мәгънәсен үзгәртү, фонетик ысуллар).

Түбәндәге сораулар бирелә:

1. Ясалышы ягыннан ниди сүзләр беләбез? (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма)

2. Без өйрәнгән кайсы сүз төркемендә ясалышы ягыннан барлык төрләр дә табыла? (исем)

3. Сезнеңчә, фигыльдә сүз ясалышының нинди төрләре табыла? Алар нинди сүзъясалыш ысуллары белән ясала? Карточкалар белән эшләгәннән соң, үзегез нәтиҗә ясарсыз.

3. Ике вариантта карточкалар өләшенә.

I вариант

 

Ба..., то..., төз..., көр..., бо..., ко..., ка..., я..., эш..., уй...

 

Балыклар су өстендә уйна..., яңгыр булыр. Карга түбәннән оч..., кар явар. Кара карга кил..., бер айдан кар китәр. Язын сыерчык иртә кил..., көннәр җылы булыр.

 

Атла-, кит-, тукта-

 

 

Икелән, берләш, шалтырый, мыгырдый, мыркылдый, җилферди.

Үрнәк: чыркылдый — чырык

 

Көй, җыр, боз, бәй, дус, сер

 

II вариант

 

Буй үстергәнче, акыл ... .

Телгә сак ... !

Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен ... .

Нәфесеңә хуҗа ... !

 

Томан күп төштеме, җимеш уңар. Урман җилсез шауладымы, яңгыр була. Иртә белән чык күп төштеме, эссе булыр. Тәрәзә дымландымы, яңгыр булыр. Көзен пәрәвез очтымы, көз яхшы килер.

 

Төзе-, тез-, укы-

 

 

Икелән, берләш, шалтырый, мыгырдый, мыркылдый, җилферди.

Үрнәк: чыркылдый — чырык

 

Яшь, аш, күп, матур, кызык, гаҗәп

 

IV. Рефлексия. Фигыльләрнең кушымчалау һәм сүзләрне кушу ысулы белән ясалуы укучылардан әйттерелә. Шулай итеп, ясалышы ягыннан фигыль төрләре түбәндәгеләр: тамыр, ясалма, саф кушма, тезмә. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәреннән фигыльләр ясауның җиңел булуы күрсәтелә. Дәрестә төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләүгә нәтиҗәләр ясала, билгеләр куела.

 

V. Индивидуаль өй эше. Теләге булган укучыларга өйгә өстәмә карточкалар биреп җибәрелә.

 

Гарифуллина Мадина Давлетзяновна Гимназия № 2. Казань

Другие новости по теме: