О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Глагол » Фигыльләрнең зат-сан, заман белән төрләнеше


Автор: Ф.Ю. Юсупов, Д.Т. Тумашева, Ч.М. Харисова

Максат: Фигыль турындагы белемнәрне ныгыту; фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау

Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыты

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Югары билге алу өчен барлык биремнәрне дә эшләргә дигән максат куярга

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша.

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрне актуальләштерү

3

Мөстәкыйль эшләү:
Төрле дәрәҗәдә карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә, карточкалар тарата

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләр белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә.

Теләүчеләр өй эше алалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне куллана белү бурычы куела.
II. Актуальләштерү.
1. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:
- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
- Фигыльләр нинди сорауларга җавап булып киләләр?
2. Терәк схемаларга таянып, үткән материалны искә төшерү.
Фигыльләр заман, зат-сан, барлык-юклык белән төрләнәләр.
III. Мөстәкыйль эшләү.
1. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә, юклык формаларын язып чыгарга һәм өчесе белән җөмлә төзергә.
2. Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрнең затларын һәм заманнарын билгеләргә.
3. Фигыльләр кертеп “Бакчада” дигән темага хикәя язарга.
IV. Рефлексия
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.
V. Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эше бирелә.

1. Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
2. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
3. Фигыльләр нинди сорауларга җавап булып киләләр?

А өлеше.
Бар, уйла, кил, чык, тап, кара фигыльләрен зат-сан белән төрләндерергә!
Әлеге фигыльләрнең юклык формаларын язып чыгарга һәм 3-се белән җөмлә төзергә.
В өлеше.
Бирелгән җөмләдәге фигыльләрнең затларын һәм заманнарын билгеләргә:

  1. Без ел әйләнәсендә диярлек Чаллыдан кайтмыйбыз, икмәк илтәбез, элеваторга барабыз, товарлар алып кайтабыз.
  2. Гаяз янына Таһир килеп басты.
  3. Мин Казанның шау-шулы урамы буйлап барам.
  4. Җыйнаулашып ишегалдына йорт үләне өстенә чыгып утырдылар.
  5. Мин яңадан өйгә керәм.
  6. Әгәр син бу эшләрне башкарсаң барысы да яхшы.
  7. Узып баручы бер олау каршыбызга килеп туктады.
  8. Кичке һавада алар капка төбенә чыгып серләшергә яраталар.
  9. Сез бәлки кичкә таба кайтырсыз.
  10. Карт Әлфияне көлемсерәп тыңлый.

С өлеше.
Фигыльләр кертеп “Бакчада” дигән темага хикәя язарга.

Хәйруллина Алсу Гәрәевна
Лицей № 149 Казань
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: