О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Татарская литература » Работа над текстом «Аяк өсте ашарга ярыймы?»


Автор учебника Р. Р. Нигматуллина
Максат: укучыларны текст белән таныштыру;
Төрле халыкларның ашау гадәтләре турында мәгълүмат бирү,
сөйләм телен үстерү.
җиһазлау: дәреслек 48 бит, сүзлекләр, карточкалар

Дәрес тибы

Вакыт

Укытучының
эшчәнлеге

Укучының
эшчәнлеге

1

Оештыру,максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә максат куялар

2

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эш

25
минут

Текст һәм сораулар бирә,укучыларга ярдәм күрсәтә

Текст һәм сораулар белән танышалар

3

Әңгәмә

15
минут

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыра

әңгәмәдә катнашалар,үз фикерләрен әйтәләр

4

Рефлексия

2
минут

Таблицаны анализлый,дәрескә йомгак ясый

Алырга теләгән билгеләр белән таблицаны чагыштыралар

5

Индивидуаль бирем.

1 минут

 

Теләгән укучылар өй эшен язып алалар

1. Оештыру.
Укучылар, без бүген яңа текст белән танышабыз. Текстның авторы Резеда Зәйни.Текст аңлау өчен җиңел һәм кызыклы, анда сезнең өчен яңа һәм файдалы мәгълүмат бирелә.Безнең бурычыбыз-төрле халыкларның ашау гадәтләре белән танышу .
2. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль эш.
Сораулар А.
Сорауларга җавап бирегез.
- Аязның әбисе нәрсә пешергән?
- Аяз кая ашыга?
- Аны кемнәр көтә?
- Кайсы илләрдә аяк өсте дә ашыйлар?
- Татарларда мондый гадәт бармы?
- Мексикада балалар уен арасында нәрсә ашыйлар?
- Инглизләр нәрсә пешерәләр?

Сораулар В.
1.Сүзтезмәләрне тексттан табыгыз.
- схватил один горячий треугольник
- нельзя есть стоя
- специально, чтобы есть стоя
- поставила точку на споре
- обратно сел за стол

Сораулар С.
Дайте советы о правильном питании.(Где,когда и как нужно питаться?)
Кайда ашарга кирәк?
Ничек ашарга кирәк?
Нәрсә ашарга кирәк?
Файдалы ризыкларны атагыз?
3. Әңгәмә.
4. Рефлексия.
Димәк, татарларда аяк өсте ашау гадәте юк. Кешеләр өстәл артында ашарга тиеш.

5. Теләгән укучылар өй эшләрен алалар.

Сафарова Лейсан Фирдинатовна
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа 58» г. Казани
Sch_58@mail.ru

Другие новости по теме: