О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Татарская литература » Работа над текстом


Автор учебника Р. Р. Нигматуллина
Максатлар:
1. укучыларны текст белән таныштыру
2. укучыларда үз-үзеңне дөрес тоту,тәрбия хисләре тудыру
3. логик фикерләү,уйлау сәләтен,монологик сөйләм телен үстерү җиһазлау: дәреслек 52-53 бит, сүзлекләр,карточкалар.

Дәрес тибы

Вакыт

Укытучының
эшчәнлеге

Укучының
эшчәнлеге

Оештыру,максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә максат куялар

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эш

25
минут

Текст һәм сораулар бирә,укучыларга ярдәм күрсәтә

Текст һәм сораулар белән танышалар

Әңгәмә

15
минут

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыра

әңгәмәдә катнашалар,үз фикерләрен әйтәләр

Рефлексия

2
минут

Таблицаны анализлый,дәрескә йомгак ясый

Алырга теләгән билгеләр белән таблицаны чагыштыралар

Индивидуаль бирем.

1 минут

 

Теләгән укучылар өй эшен язып алалар

1. Оештыру.
Укучылар, без бүген яңа текст белән танышабыз. Текстның исеме “Игелекле бала”.Текст өч өлештән тора.Безнең максатыбыз- өлешләрне кирәкле тәртиптә урнаштыру.
2. Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән мөстәкыйль эш.
Сораулар А.
1. Сүзләрне татарча-русча парлап языгыз.
Күзләрен йомды--------закрыв глаза
Күзләре йомык----------закрыл глаза
Күзләрен йомып---------глаза закрыты

2. Илдарга характеристика бирегез.
Сораулар В.
1. Үзегез турында сөйләгез.
-Син транспортта йөри беләсеңме?
-Өлкәннәргә урын бирәсеңме?
-Синеңчә,тәрбияле,әдәпле булу җиңелме?
2. Сез Кирлемән киңәшләре белән килешәсезме? Фикерләрегезне әйтегез.
- Трамвайга этешеп кер.
- Урын булса,утырырга тырыш.
- Утыргач,тәрәзәгә карап бар.Беркемгә дә урын бирмә.
- Кешеләргә комачаула,бәрел.
- Утырырга урын булмаса, тотынып басып барма.

Сораулар С.
Әдәпле һәм әдәпсез балалар турында сөйләгез.
Алар шәһәр транспортында ничек йөриләр?
Синеңчә,хәзерге вакытта тәрбияле булу актуальмы?
3. Әңгәмә.
4. Рефлексия.
Димәк,балалар транспортта олы кешеләргә урын бирергә, игътибарлы булырга тиеш.
5. Теләгән укучылар өй эшләрен алалар (дәреслек 53бит 11-12күнегүләр).

Сафарова Лейсан Фирдинатовна
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа 58» г. Казани

Другие новости по теме: