О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Обстоятельства. Обобщение » Обстоятельство меры


Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: күләм хәле турында төшенчә бирү; күләм хәлләрен табуга күнегүләр эшләү; күләм хәлләрен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр, түбәндәге сораулар бирелә:

- Нинди иярчен кисәк күләм хәле дип атала?
- Күләм хәлләре нәрсәләр ярдәмендә белдерелә?

Мөстәкыйль эшләү.

“3”
А 1. 70 нче биттәге кагыйдәнең беренче җөмләләрен тикшерергә.

“4”
А 2. 108 нче күнегү (2,3,4). Җөмләләрдән күләм хәлләрен табып, аларның кайсы сүз төркеменә иярүен әйтегез.
 к-ч. р. күпме?
Үрнәк: Озак тартышканнан соң, табигать тынлыкка чумды.
 _._._

А 3. 109 нчы күнегү. Күләм хәлләренең астына сызыгыз, аларның нинди чара белән ияреп килүләрен аңлатыгыз.
Үрнәк:Әйдә, җаныем, озат мине, су буена җиткәнче.
 _._._._._._

“5”
А 4. 110 нчы күнегү (4,5,6). Хәлләрнең астына сызыгыз, сорауларын языгыз, нинди чара белән иярүен күрсәтегез.

Рефлексия.

 Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

 Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
149 нчы лицей, Казан шәһәре
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: