О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Повторение обособленных членов предложения » Повторение обособленных членов предложения


Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: җөмләнең аерымланган кисәкләрен искә төшерү; аерымланган кисәкләрне табуга күнегүләр эшләү; аерымланган кисәкләр кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр, түбәндәге сораулар бирелә:

- Җөмлә кисәкләре кайчан аерымлана?
- Аерымланган аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела?

Мөстәкыйль эшләү.

А 1. 108 биттәге текстта калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр янында тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлатыгыз (вариантлап).
А 2. 164 нче күнегү. Аерымланган кисәкләрнең төрен билгеләп, алар янындагы тыныш билгеләрен куюның сәбәбен аңлатыгыз (1 вариант — 1,2,5 җөмләләр; 2 вариант — 3,4,6 җөмләләр).
А 3. 166 нчы күнегү. Тиешле урыннарга тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз.
А 4. Аерымланган кисәкләр кулланып, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча кечкенә сочинение языгыз.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
149 нчы лицей, Казан шәһәре
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: