О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Фонетика » Повторение


Автор учебника: Р. А. Юсупов.

Максат: Фонетика турындагы белемнәрне кабатлау. Фонетик анализ ясау үрнәген искә төшерү.

Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.

 

Дәреснең проекты:


Дәрес этабы

Вакыты

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру. Максат кую.

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Югары билге алу өчен барлык биремнәрне дә эшләргә дигән максат куярга

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша.

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрне актуальләштерү

3

Мөстәкыйль эшләү:
Төрле дәрәҗәдә карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә, карточкалар тарата

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләр белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә.

Теләүчеләр өй эше алалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне куллана белү бурычы куела.
II. Актуальләштерү.
1. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:
- Фонетика нәрсәне өйрәнә?
- Сузык авазларга нинди хәрефләр керә?
- Ничә тартык аваз бар?
- Нәрсә ул сингармонизм законы?
III. Мөстәкыйль эшләү.

  1. Сүзләрне ачык һәм ябык иҗекләргә аерып язарга.
  2. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга аерырга.
  3. Сүзләргә фонетик анализ.

IV. Рефлексия
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.
V. Индивидуаль өй эше.
Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эше бирелә.

БИРЕМНӘР.
“А” өлеше.
Түбәндә бирелгән сүзләрнең иҗекләрен аерып, ачык иҗекләрне бер баганага, ябык иҗекләрне икенче баганага языгыз һәм 3 сүз белән җөмлә төзегез:
алмагач, болын, вакыт, гаделлек, гариза, гаскәр, дөреслек, кадерле, көнчыгыш, күбәләк, очрашу, чикләвек.
“В” өлеше.
Сүзләрне укыгыз һәм күчереп языгыз. Яңгырау тартыкларның астына бер, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызыгыз.
Вакыт, чана, буран, кадак, печән, урам, шәһәр, йорт, авыл, нарат, Һади, сабын, очкын, рәсем, аваз хәреф, җиләк, чана.
“С” өлеше.
Түбәдәге сүзләргә фонетик анализ ясарга:
Елга, очрашу, ярату, юрган, юлчы.

 

Хәйруллина Алсу Гәрәевна
Лицей № 149 Казань
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: