О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Местоимения » Вопросительные местоимения


Учебник: Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч.М.Харисова
Максат: алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; сорау алмашлыклары кулланып күнегүләр эшләү; алмашлык сүз төркеменә кергән сүзләрне практикада кулланырга өйрәнү.
Җиһазлау: карточкалар , дәреслек, компьютер.

 

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыйль эшләү:
карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Алмашлыкларны кабатлау. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

- Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?
- Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? Мисаллар.

Сорау алмашлыклары турында 65 параграфтан укырга.

- Сорау алмашлыклары нәрсә күрсәтү өчен кулланыла?
- Сорау алмашлыкларын атагыз.

Мөстәкыйль эшләү.

 А1. Алмашлыкның төрен билгеләргә:

Зат

Күрсәтү

Билгеләү

Сорау

Юклык

Билгесезлек

Тартым

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 вариант.
Һәммәсе, һичнәрсә, аныкы, сиңа, әллә кайчан, теге, ни, бөтенесе, беркем, шуныкы, сездән, нәрсәдер, андый, кая.

2 вариант.
Барчасы, һичбер, нәрсәнеке, аларны, әллә ничек, болай, нинди, һәрбере, беркайчан, моныкы, мине, кайсыдыр, әнә, ник.

А2. 318нче күнегүне эшләргә. Җөмләнең баш кисәкләрен язып алырга, сорау алмашлыгы ярдәмендә сорау җөмләгә әйләндерергә:
Үрнәк: Нәфисәләр бер ачыклыкка килеп чыктылар.
Нәфисәләр килеп чыкты.
Кемнәр килеп чыктылар?

А3. 317нче күнегү. Алмашлыкларны билгеләргә, асларына сызарга.

В1. Син ник безнең бакчада йөрисең? Ни эшлисең монда?
Алмашлыкларга морфологик анализ ясарга.

С1. Алмашлыклар кулланып “Икмәк” темасына кечкенә сочинение язарга.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

 

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: